Белем һәм тәҗрибә туплады
Шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы Валентина Малова Кырымда узган Бөтенроссия “Таврида” яшьләр форумының унберенче “Видеоконтент-смена”сында катнашты.
Смена барышында мастер-класслар һәм экспертлар белән практик эшләр оештырылды.
“Таврида”га остазлар сыйфатында Игорь Матвиенконың музыка академиясе, “Алтын маска” Милли премиясе, Россия Дизайнерлар союзы, “Винзавод” Сәнгать үзәге, РОСИЗО (музей-күргәзмә үзәге), Кинематографлар союзы вәкилләре килде.
Форум кысаларында берничә тематик мәктәп эшләде. Валентина Малова “Ликбез” видеоконтентын булдыру мәктәбендә укыды. Форум эше барышында алар берничә грант проектын эшләделәр. Грантлардан тыш, яшьләр форумына килүчеләрнең СТС, “Красный квадрат” кебек танылган медиахолдинглар белән контракт төзү мөмкинлеге булды, алар шулай ук мастер-класслар үттеләр, профессионаллар белән кыска метражлы һәм анимацион фильмнар төшерү серләренә өйрәнделәр, мобиль кино төшерүдә катнаштылар.
Форумда катнашу Валентина Маловада зур тәэсирләр калдырган. Аеруча Америка сценаристы, режиссер һәм продюсер Пол Браун үткәргән мастер-класс зур кызыксыну уяткан.
Шунысын да әйтергә кирәк. Валентина Балалар иҗат йорты каршында видеороликлар төшерү буенча эшләп килә торган район берләшмшсе җитәкчесе дә әле. “Таврида”да алган белем һәм тәҗрибәнең файдасы тими калмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев