Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөек Болгар – Мәскәү күргәзмәсендә

Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Мәскәүдә узган XIVнче Халыкара “Интурмаркет” туристлар күргәзмәсендә катнашты.

“Интурмаркет” күргәзмәсе – оптималь карарлар чыгару һәм яңа шартларда базарны үстерүнең яңа юлларын эзләп табу өчен профильле туристлар мәйданчыгы. Күргәзмәдә Россиянең 70тән артык төбәгеннән алып килгән туризм продукциясе тәкъдим ителгән иде. Шунысын әйтергә кирәк, бу төбәкләрдә туризмга җирле икътисадны үстерүдә зур әһәмияткә ия булган тармак буларак карыйлар. Татарстан Республикасы берләштерелгән Visit Tatarstan стендында тәкъдим ителде. Стенд эшендә Татарстанның “Казан Кремле”, “Зөя утрау-шәһәрчеге”, “Бөек Болгар” музей-тыюлыклары, Алабуга музей-тыюлыгыннан 20дән артык вәкил, шулай ук туроператорлар һәм туризм тармагының башка хезмәткәрләре катнашты.
Безнең музей-тыюлык хезмәткәрләре туристик бизнес тармагы профессионаллары белән аралаштылар, коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар, яңа туристик сезонда эшләгәндә кулланылачак идеяләр белән рухланып кайттылар. 

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев