Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Батырларга дан!

9 декабрьдә безнең илебездә Ватан батырлары көне билгеләп үтелә. Бу көн Россия Президенты тарафыннан 2007 елда расланды. Ул безнең өчен бик әһәмиятле, чөнки ул сугышчан батырлык тарихын һәм төзелгән көннән алып, хәзергә кадәр Россия армиясе батырларын үзенә берләштерә. Әлеге декабрь датасы 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын булдырган Екатерина Икенче...

9 декабрьдә безнең илебездә Ватан батырлары көне билгеләп үтелә.
Бу көн Россия Президенты тарафыннан 2007 елда расланды. Ул безнең өчен бик әһәмиятле, чөнки ул сугышчан батырлык тарихын һәм төзелгән көннән алып, хәзергә кадәр Россия армиясе батырларын үзенә берләштерә. Әлеге декабрь датасы 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын булдырган Екатерина Икенче идарә иткән чорларга барып тоташа. Бу орден белән Ватанны саклаганда кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Батырлар көнен бәйрәм итү традициясен кире кайтару - ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә.
Бу уңайдан Спас районыннан чыккан Советлар Союзы Геройларын искә алып китү бик урынлы булыр: Александр Беркутов, Павел Гурьянов, Петр Лихачев, Григорий Мошанин, Степан Спирьков, Гордей Филиппов, тулы Дан орденнары кавалерлары Алексей Башкиров, Николай Зотов, Павел Карпов һәм Василий Филипповлар. Үзләре безнең арада булмаса да, балалары, оныклары калды. Аларның батырлыгы халык күңелендә мәңге сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев