Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Басуларда эш кайный

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район игенчеләре ашлыкны 25200 гектардан җыеп алган. Бу барлык мәйданнарның 57 процентын тәшкил итә. Механизаторлар арыш суктыруны тәмамлаган, көзге бодай һәм солыны соңгы гектарлардан җыеп алалар, арпа чәчелгән басуларда да эш кайный. Соңгы араларда явып үткән яңгырлар арпа, солы һәм карабодайның коелуына...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район игенчеләре ашлыкны 25200 гектардан җыеп алган. Бу барлык мәйданнарның 57 процентын тәшкил итә. Механизаторлар арыш суктыруны тәмамлаган, көзге бодай һәм солыны соңгы гектарлардан җыеп алалар, арпа чәчелгән басуларда да эш кайный.

Соңгы араларда явып үткән яңгырлар арпа, солы һәм карабодайның коелуына китерде. Шуңа күрә кайбер хуҗалыклар көзге бодай суктыруны туктатып торып, әлеге культураларны тизрәк җыеп алуга кереште. Механикалаштырылган отрядлар көннәрнең коры һәм кояшлы торуыннан файдаланып, эш темпларын арттыралар. Мәсәлән, көн саен 1700 гектарда эш башкарырга өлгерәләр. Арыш барлыгы 5700 гектардан, көзге бодай 12700, солы 1200, арпа 4600 гектардан җыеп алынган.

Бөртекле культуралардан барлыгы 46850 тонна ашлык җыеп алынган. Шуның 27730 тоннасы - көзге бодай, арыш -10100, арпа - 6200, солы -1700, борчак 910 тонна тәшкил итә. Көзге культуралар уңышы аеруча сөендерә: бодайның гектарыннан 21,8 центнер, арыштан - 17,7 центнер бөртек чыга.

Ольга Семушкина крестьян (фермер) хуҗалыгында уракны инде тәмамлаганнар. Дүрт комбайн белән 870 гектардан уңыш җыеп алынган. Александр Планин, Фәргат Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыкларында бөртеклеләрне 1300 гектардан җыеп суктырганнар. "Востокзернопродукт "Болгар" һәм "Болгар Арыш" җәмгыятьләрендә дә эш әйбәт темплар белән бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев