Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балыкны кем күбрәк тотты?

Узган ял көннәрендә Тенишево утраулары янында боз астыннан балык тоту буенча традицион ярышлар үткәрелде. Быел анда беренче тапкыр унбиш укучы катнашты. ТР буенча "Средневолжрыбвод" федераль ДБУ ихтиологлары Владимир Храменков белән Рөстәм Сафиуллин алар өчен бәйрәм оештырдылар, чөнки укучылар аларга табигатьне саклау чараларын үткәрергә ярдәм итәләр. Бу көнне уңыш Денис Григорьев,...

Узган ял көннәрендә Тенишево утраулары янында боз астыннан балык тоту буенча традицион ярышлар үткәрелде.
Быел анда беренче тапкыр унбиш укучы катнашты. ТР буенча "Средневолжрыбвод" федераль ДБУ ихтиологлары Владимир Храменков белән Рөстәм Сафиуллин алар өчен бәйрәм оештырдылар, чөнки укучылар аларга табигатьне саклау чараларын үткәрергә ярдәм итәләр. Бу көнне уңыш Денис Григорьев, Раил Шиһапов һәм Николай Демидовка елмайды, алар өч беренче урынны алдылар. Дмитрий Волоснов, Эдуард Мастеров һәм Айрат Абдуллаев призлы урыннарга лаек булдылар. Аларның барысына да район аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте һәм Казанның "Бакалея" җәмгыяте Генераль директоры Рафис Шәңгәрәевтән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
43 балыкчы арасында уңыш Ульяновск югары уку йорты аспиранты Михаил Гаранинга елмайды. Ул бозда башкалардан күбрәк урын бораулап, барысыннан да күбрәк балык тотты. Балык тотуда икенче һәм өченче урыннарны - тикшерүче Олег Кузнецов һәм эшче Николай Камаев, бозны бораулау буенча - Пенсия фондыннан Сергей Битунов һәм суд приставы Денис Антонов алды. Ярышларны үткәрүдә иганәче ярдәмен безнең эшмәкәрләр Владимир Монахов һәм Александр Якимов, шулай ук Ульяновскидан Сергей Жмур күрсәтте.
Традиция буенча, ярыштан соң барысы да җыелып, тәмле шулпа ашадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев