Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Балалар туган як рәсемен ясый (ФОТО)

“Парклар маршы – 2019” халыкара табигатьне саклау акциясе кысаларында уздырылган “Кызыл Китап битләре” балалар рәсемнәре конкурсының муниципаль этабында шәһәрдәге беренче, икенче һәм Бураководагы урта мәктәптән Максим Болонкин, Юлия Баскакова, Олеся Антонова белән Камилла Ширыбырова беренче урынны алды.

Болгардагы 1нче мәктәптән Сабина Невметуллина, Сергей Купоросов, Көек мәктәбеннән Адилә Габделбәрова, Айнур Садретдинов, Рушан Габделбәров, Танкеевкадан Анастасия Жаринова, Балалар иҗат йортыннан Виктория Ермишина, Никольскидан Ксения Федорова, Болгардагы сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернаттан Артем Җәләев призерлар арасына керде.

Аларның барысына да биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының “Спас” заказнигы Мактау грамоталары тапшырылды. Җиңүчеләрнең, шулай ук шәһәрдәге беренче, Өчкүл, Полянка, Ким, Никольск мәктәпләре укучыларының, “Колосок” балалар бакчасына йөрүчеләрнең егермеләп эше конкурсның республика этабында катнашу өчен җибәрелде.

Шунысын әйтергә кирәк, табигатьне саклау акциясендә ел саен безнең һәм ызандаш Әлки районы мәктәпләренең күп укучылары катнаша. Башка еллардагы кебек, быел да конкурсны “Спас” заказнигы оештырды. Ике меңгә якын укучы, шулай ук балалар бакчасына йөрүчеләр ике ай дәвамында “Үсемлекләр һәм хайваннарны саклыйк” девизына кушылып, елга тирәләрен һәм күл буйларын, сулыклар тирәсен төрле чүп-чардан чистарттылар, сыерчык оялары ясап элделәр, Иделдә ясалма уылдык чәчә торган урыннар куйдылар, тирә-як мохитны саклау буенча башка чараларда актив катнаштылар. Конкурска Спас һәм Әлки районнарының 22 мәктәбеннән ике йөзгә якын эш алынды. Укучыларның һәр эшендә туган ягыбызга булган мәхәббәте, шул ук вакытта кешеләрнең табигатькә китергән зыянына борчылу хисе ачык чагыла. Һәр рәсемгә кыскача аңлатма бирелгән, балалар чын күңелдән кешеләргә мөрәҗәгать итеп, табигатьне сакларга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция парклар маршы