Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар лагерьларда ял итәчәк

Беренче июньнән мәктәпләрдә көндезге лагерьлар эшли башлаячак.

Шәһәрдәге 2нче урта мәктәп кенә (бу базада чыгарылыш имтиханнары бара)  балаларны лагерьга 10 июньдә кабул итәчәк. 

Мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Елена Солодянкина  әйтүенчә,  өч атна дәвамында балалар педагоглар җитәкчелегендә төрле чараларда, акцияләрдә, экскурсияләрдә, хезмәт һәм экология десантларында катнашачак.

Тугыз белем бирү учреждениесендә өлкән класс укучылары өчен унсигез көнлек көндезге хезмәт һәм ял лагеры оештырыла.

Ундүртенче июньнән “Болгар” савыктыру–белем бирү үзәгендә дә беренче профильле смена башланачак. Җәйге чорда биредә өч смена булачак. Путевкаларны мәгариф бүлеге бухгалтериясендә алырга мөмкин.

Унбишеннән егерме беренче июньгә кадәр “Сәләт туган тел” лагеры эшләячәк. Августта “Аргамак” лагерында традицион сменаны үткәрү күздә тотыла.

Моннан тыш, балаларга республиканың “Җәй” лагерында, Кырым һәм Краснодар өлкәсенең “Ял” һәм “Черноморец” лагерларында да ял итү мөмкинлеге тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев