Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Айлык кысаларында

    Хокук бозуларны профилактикалау айлыгы кысаларында Балалар иҗат йортында "Балачак штурманнары" исеме астында кызыклы кешеләр белән очрашу оештырылды. Чарага педагогия хезмәте ветераннары Юлия Мулинова, Сергей Пивоваров, спорт мәктәбенең чаңгы буенча тренеры Сергей Власов, техник иҗат станциясенең яхтачылар һәм кайтингчылар түгәрәге җитәкчесе Николай Фролов, музыка укытучысы Евгений Кременсков чакырылган иде. Шәһәр һәм...

    Хокук бозуларны профилактикалау айлыгы кысаларында Балалар иҗат йортында "Балачак штурманнары" исеме астында кызыклы кешеләр белән очрашу оештырылды.
    Чарага педагогия хезмәте ветераннары Юлия Мулинова, Сергей Пивоваров, спорт мәктәбенең чаңгы буенча тренеры Сергей Власов, техник иҗат станциясенең яхтачылар һәм кайтингчылар түгәрәге җитәкчесе Николай Фролов, музыка укытучысы Евгений Кременсков чакырылган иде. Шәһәр һәм кайбер авыл мәктәпләреннән килгән укучылар аларның сөйләвен кызыксынып тыңладылар. Алар төрле темаларга кагылдылар, авыр сугыш чорына туры килгән балачак еллары, чирәм җирләрне үзләштерү турында, КамАЗ төзелеше, комсомол яшьлеге, спортчылар һәм түгәрәккә йөрүчеләрнең уңышлары турында иде.
    Кичә дустанә атмосферада үтеп, укучылар өчен бик файдалы булды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: