Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Авыл халкын сөендерделәр

Узган якшәмбе көнне Өчкүл авылы Мәдәният йортында күрше Ульяновск өлкәсе Иске Майна районының Дмитриево-Помряскино авылы үзешчәннәре концерт куеп киттеләр.

Күпләргә билгеле башкаручы һәм композитор Сергей Лямин җитәкчелегендәге “Жизнь” ансамбле авыл халкы өчен рус һәм татар телендә җырлар башкарды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Сергей Лямин ел саен “Славяне” ансамбленең иҗади кичәләрендә катнашып килә һәм шуңа күрә Өчкүл халкына яхшы таныш. Сәгать ярым дәвамында Владимир Кафидов, Әнвәр Фәтхуллов, Сергей Святов, Владимир Фомин һәм аларның алыштыргысыз җитәкчесе Өчкүл халкына һәм Болгардан килгән кунакларга җырларын гына түгел, яхшы кәеф тә бүләк иттеләр. Кайбер җырларга тамашачылар үзләре дә кушылып җырлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев