Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авылларда – уңай үзгәрешләр

Бүген Антоновка, Гусиха һәм Иске Рәҗәп авыллары тормышында бик әһәмиятле вакыйгалар булды. Антоновкада яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу бина - беренче медицина-санитария ярдәмен камилләштерү һәм сәламәтлек саклауны модернизацияләүгә юнәлдерелгән республика программасы кысаларында район территориясендә урнаштырылырга тиеш булган биш модульле ФАПның берсе. Ә Гусиха авылында олы юлдан авыл үзәгенә кадәр төзелгән...

Бүген Антоновка, Гусиха һәм Иске Рәҗәп авыллары тормышында бик әһәмиятле вакыйгалар булды.
Антоновкада яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу бина - беренче медицина-санитария ярдәмен камилләштерү һәм сәламәтлек саклауны модернизацияләүгә юнәлдерелгән республика программасы кысаларында район территориясендә урнаштырылырга тиеш булган биш модульле ФАПның берсе.
Ә Гусиха авылында олы юлдан авыл үзәгенә кадәр төзелгән асфальт юлны ачу тантанасы булды. Бу күптән көтеп алынган вакыйга авыл халкының тормышын бермә-бер җиңеләйтергә тиеш.
Иске Рәҗәп авылында исә Мәдәният йорты төзелеп, файдалануга тапшырылды. Хәзер авыл халкы уңайлы һәм заманча шартларда ял итә ала.
Яңа объектларны ачу уңаеннан үткәрелгән тантаналарда ТР министрлыклары, республика ведомстволары, Спас һәм күрше район вәкилләре, башка рәсми затлар катнашты.
(Бу турында күбрәк мәгълүмат «Яңа тормыш» газетасының киләсе санында.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев