Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авраамий фестивале кунаклар җыйды

Болгарда VIIнче традицион Авраамий фестивале үтте. Быел чараны Феодор Болгарский хәйрия фонды оештырды.

Ольга СТРЕЛОВА

Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар катнашында узган фестиваль программасына бик күп чаралар кертелгән иде. Программа нигезендә каралганча, фестиваль барышында шулай ук православие һәм хәйрия оешмалары берлегенең чираттагы утырышы булды.
Кунаклар өчен мавыктыргыч экскурсия әзерләгәннәр. Ул Балымер авылында махсус төзелгән скит белән танышудан башланды һәм Болгардагы Идел елгасы буендагы изге кое янында дәвам итте. Кунаклар шулай ук Болгардагы тарих-архитектура музей-тыюлыгындагы христиан тарихы белән бәйле булган урыннарны да карадылар.
Шул ук көнне “Октябрь” кинотеатрында Урта Идел буендагы христианнар тарихына анализ” брошюрасын тәкъдим иттеләр (миссионерлар өчен чыгарылган пособие), “Гасырлар буе дәвам иткән тормыш” фильмын күрсәттеләр. Шунысын әйтергә кирәк, фильмны бездәге хәйрия фонды (җитәкчесе Владимир Ганичев) төшергән. Фильмдагы бөтен рольләрне җирле халык уйный (профессионалларны җәлеп итмәгәннәр), фильмны Болгар музей-тыюлыгы территориясендә, Икмәк музеенда, дөяләр фермасында, “Регина” кунакханәсендә һәм Ржавец поселогындагы Казаклар бистәсендә төшергәннәр.
Авраамий фестивале үсә, зурая. Киләчәктә ул тагын да күбрәк кунаклар җыяр әле, дип өметләнәсе килә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев