Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Ашлама ташыйлар

    Район авыл хуҗалыклары көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, шулай ук чәчү үткәрү өчен минераль ашламалар ташыйлар. Ел башыннан 1836 тонна аммиак селитрасы, 240 тонна азофоска, 126,4 тонна диаммофоска алып кайттылар. Үткән елдан хуҗалыкларда 268 тонна аммиак селитрасы, 294 тонна азофоска, 32 тонна диаммофоска калган, бу ашламаны көз көне тагын...

    Район авыл хуҗалыклары көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, шулай ук чәчү үткәрү өчен минераль ашламалар ташыйлар.
    Ел башыннан 1836 тонна аммиак селитрасы, 240 тонна азофоска, 126,4 тонна диаммофоска алып кайттылар. Үткән елдан хуҗалыкларда 268 тонна аммиак селитрасы, 294 тонна азофоска, 32 тонна диаммофоска калган, бу ашламаны көз көне тагын 387,4 тонна алып кайталар. Хәзер 67,7 мең гектар чәчүлек җиренең һәр гектарына 21,6 килограмм тәэсирчән матдә туры килә.
    Язгы тукландыруны һәм чәчүне тиешенчә үткәрү өчен бу күрсәткечне гектарына 25 килограммга җиткерергә кирәк (тәэсирчән матдәдә).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: