Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аш-су әзерләүчеләр үз осталыкларын күрсәтәләр

Республика территориясендә яшәүче халыкларның Милли кухнясы көннәрендә катнашучы аш-су осталарының традицион бәйгесен конкурс дебютантлары – “Зөләйха” кафесы коллективы башлап җибәрде.

Кафе аш-су әзерләүчеләре жюри хөкеменә татар  халкының милли кухнясын тәкъдим иттеләр. Алар барысын да конкурс таләпләренә туры килерлек итеп әзерләгәннәр. Әйтик, залны матур итеп бизәгәннәр, ризыкларга презентация үткәрделәр, музыкаль бизәлеш тә матур итеп әзерләнгән иде – милли көйләр күңелгә ямь һәм нур өстәп торды. Жюри әгъзалары итле бәрәңге, кыстыбый, чәк-чәк, шулай ук бик күп төрдә әзерләнгән камыр ризыкларының сыйфатына югары бәя бирделәр.

Икенче көнне “Болгар” кафесы хезмәткәрләре үзбәк халкының милли кухнясын күрсәттеләр. Биредә искиткеч осталык белән бизәлгән зал, дастархан ясалган иде. Шулай ук милли чигүләр, төрле савыт-саба килгән кунакларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Милли ризыклардан традицион пылау, мантый, лагман һәм күп кенә камыр ашлары әзерләнгән иде.

Бу конкурс әле дәвам итә. Башка конкурсантлар да аш-суга булган осталыкларын күрсәтә алырлар, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев