Аш-су әзерләү осталары конкурска әзерләнә
Киләсе атнада җәмәгать туклануы предприятиеләре яңадан “Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли кухнясы көне” конкурсында катнашачаклар.
Конкурс Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли кухнясы традицияләрен торгызу, саклау һәм үстерү, төрле милләт кешеләре арасында дуслыкны ныгыту максатында уздырыла. Быел бу конкурста «Зөләйха», «Блинная», «Для Вас», «Болгар» кафелары, Икмәк музее катнашачак. Жюри игътибарына татар, үзбәк, әрмән, итальян һәм борынгы Болгар кухнялары тәкъдим ителәчәк.
Конкурска нәтиҗә ясаганда милли үзенчәлекләр, туклану урыннарының бизәлеше, костюмнар, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм башка нәрсәләр исәпкә алыначак.
Конкурста катнашучыларга оригиналь идеяләр һәм уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев