Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Архив грант отты

Районның архив бүлеге муниципаль архивлар арасында уздырылган республика конкурсы җиңүчеләре исемлегенә керде.

Конкурска ике номинациядә тәкъдим ителгән 34 проекттан бары тик 14 проектка гына ел ахырында бүләкләр тапшырылачак. Гөлсинә Җиһангирова җитәкчелегендәге безнең архив бүлеге тарафыннан “Тарихтан башка фән юк, архивтан башка тарих юк” дигән проект ясалды (“Россия Федерациясе архив фондының һәм башка архив документларының саклыгын тәэмин итү буенча проектларга ярдәм” номинациясе). Проектның максаты – халык депутатлары район советы (1930-1996 еллар), район газетасы редакциясе (1930-1999 еллар), район советы башкарма комитетының күчерү бүлеге (1952-1958 еллар), авыл җирлекләренең хуҗалык китаплары (1934-1945 еллар) документларыннан файдалануның электрон фондын булдыру. Проектны тормышка ашыру 2020-2026 елларга билгеләнгән, ә алга куелган бурычлар арасында фондларда булган документларны саклау, аларны тиз табуны тәэмин итү, архив эше өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын арттыру булып тора. 
Архив бүлегенә 480000 сумлык планетар сканлаштыруның автоном комплексы һәм аңа кирәк-яраклар рәвешендә грант ярдәме күрсәтеләчәк.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X