Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Архив документларында – кеше язмышлары...

    Болгар шәһәрендә яшәүче педагогик хезмәт ветераны Клара Марюхова озак еллар дәвамында Спас районы архив бүлеге белән актив хезмәттәшлек итә.

    "Колхозный путь" район газетасында бастырылган сугыш еллары материаллары аңарда аеруча кызыксыну уята. 

    Басманың 1943 елның 8 июлендәге номерында «Игелекле гамәл» дип аталган язма урнаштырыла. 
    Бу язмада болай диелгән: «Күптән түгел Куйбышев шәһәрендә фронтовик хатыны З.П. Русецкая вафат булды. Аның 1 яшь тә 2 айлык нәни кызы Светлана ана назыннан һәм мәхәббәтеннән мәхрүм ителеп, ялгыз калды.
    Әмма безнең илдә сизгер йөрәкле кешеләр, Ватанның чын патриотлары аз түгел. Светлана турында белгәч, ашханә пешекчесе Орса Сәгъдәй Исмәгыйлева баланы тәрбиягә алып, аңа әнисен алыштырды. Кечкенә Светлана хәзер менә дигән шартларда, кайгыртучанлык һәм мәхәббәт тоеп яши.
    Иптәш Исмәгыйлеваның игелекле гамәле турында бөтен район белүгә лаек.
    С.Ступишина».
    – Материалны укыгач, бу кызның язмышы, аның әти-әнисе турында күбрәк беләсем килде, – дип сөйли Клара Анатольевна. Һәм ул район ЗАГС бүлегенә юнәлә. 
    Сакланып калган архив документлары буенча Сергей һәм Зинаида Русецкийлар гаиләсенең Куйбышевка Чкалов өлкәсеннән күчеп килүе билгеле була. 1942 елның 17 апрелендә гаиләдә кызлары Светлана дөньяга килә. 
    Әлеге мәгълүматлар нигезендә Русецкийлар гаиләсен эзләү дәвам итә. 
    Соңрак Клара Анатольевна интернет челтәрендәге һәркем өчен ачык булган мәгълүматлар банкының «Мемориал» бүлегендә (үлгән, әсир ителгән, һәлак булганнар исемлеге) төгәлрәк мәгълүматлар эзләп таба. Сайттагы документлар буенча Русецкий Сергей Петровичның 1899 елда Чкалов өлкәсенең Сорочинск шәһәрендә тууы билгеле була. 1919-1922 елларда ул Гражданнар сугышында катнаша. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елның 3 мартында Татарстан АССР Куйбышев районы Хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка алына. Бүләкләү кәгазендә сержант Сергей Русецкийның 6нчы гвардия укчылар корпусының артиллерия разведкасы батальоны бүлекчәсе командиры булуы билгеләп үтелгән. Көньяк-Көнбатыш фронтындагы сугышларда катнаша. 1943 елда аны «За боевые заслуги» (29.07.43) һәм «Батырлык өчен» (2.11.43) медальләре белән бүләклиләр. Кызганычка каршы, аңа Бөек Җиңү бәйрәмен каршылау насыйп булмый. 1944 елның ноябрендә сержант Сергей Русецкий Югославиянең Белградтан якын гына урнашкан Ниш шәһәре янында һәлак була. Документлардан күренгәнчә, Сергей Петрович кызчыгы  белән бер генә тапкыр да очраша алмаган...
    Шуннан башка бернинди мәгълүмат та табып булмады. Бәлки, Светлана Русецкаяның, аны тәрбияләп үстергән кешеләрнең язмышы турында кемгәдер мәгълүмдер. Бу хакта нинди дә булса мәгълүматларыгыз булса, «Новая жизнь» («Яңа тормыш») газетасының bolgar_live@tatmedia.com электрон адресына җибәрүегезне яки 30-2-13 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: