Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Апаста Абдулла Алишка бюст ачылды

Әле шушы көннәрдә генә Апаста якташыбыз Абдулла Алишка бюст ачылу тантанасы булды.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Танылган татар язучысы Абдулла Алишның бу районга нинди катнашы бар, дигән сорау туарга мөмкин. Эш шунда ки, данлыклы якташыбызның әтисе ягыннан шәҗарә тамырлары нәкъ шушы районга тоташкан. Булган мәгълүматларга караганда, Абдулла Алишның ерак бабасы Шөнгат авылында яшәгән. Язучының туганы Азат Сөнкишев сөйләвенә караганда, Алишның әтисе Габделбарыйның туганы Зыятдин мулла Апас районы Ындырчы авылы мулласы Минвәли Мөштәриев кызына өйләнгән. Алишның үзенә дә, язучы буларак, шушы район кешеләре белән еш очрашырга туры килгән. Мәсәлән, ул узган гасырның утызынчы елларында “Техника” журналында республиканың танылган энергетигы, ике тапкыр Ленин ордены кавалеры Габделхак Галиәкбәров турында зур очерк бастырып чыгарган. Башка язмаларында да ул шушы төбәкнең хезмәт алдынгыларына дан җырлаган, танылган кешеләре белән еш очрашкалап торган. 1942 елның көзендә, инде Польшаның Седлецк лагерында тоткынлыкта булганда, Абдулла Алиш Кызыл Тау авылы кешесе Газыйм Кадыйров белән дуслашып китә. Шагыйрь үтенече буенча ул, үз гомерен куркыныч астына куеп, зур кыенлыклар белән Европаның берничә иле аша үтә һәм Татариянең Язучылар берлеге идарәсенә Алишның унбишләп патриотик шигырен тапшыра. 
Шуңа күрә Апас якларында безнең якташыбыз Алишны үз итүләре, район үзәгендәге урамнарның берсенә шагыйрьнең исемен бирүләре бер дә гаҗәп түгел. Мондагы туган якны өйрәнү музеенда да Алишның иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләүче экспонатларны күрергә була.
Абдулла Алиш исемендәге премиягә беренчеләрдән булып республиканың халык шагыйре, шушы төбәктә туып үскән Шәүкәт Галиевның лаек булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Апаслыларның район тарихында эз калдырган балалар язучысының исемен мәңгеләштерү максаты белән һәйкәл ачуларына ничек сөенмисең! Тантана барышында чыгыш ясаган язучылар, шагыйрьнең туганнары да бу хакта горурланып сөйләделәр, район җитәкчеләренә рәхмәт әйттеләр.
Абдулла Алишның фашистлар төрмәсендә башка җәлилчеләр белән җәзалап үтерелүенә байтак вакыт үтте, күп нәрсәләргә караш үзгәрде. Әмма язучы әсәрләренә салынган мәгънә һаман да үзгәрешсез кала бирә. Шигырьләрен яки әкиятләрен укыган саен укыйсы килә, әсәрне яңа баштан ачасың, геройларына сокланасың. Әйе, сүзнең нинди зур тылсымлы көчкә ия булуын Абдулла Алиш әйбәт белгән.
Фото http://apastovo.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев