Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ангелина – иң яхшы вожатый!

"Иң яхшы вожатый-2018" республика конкурсының муниципаль этабында шәһәрдәге 1нче урта мәктәпнең 10нчы класс укучысы Ангелина Степанчева җиңүче дип табылды.

Шулай ук бу конкурста Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 8нче класс укучысы Робия Муратова - икенче урынга, Өчкүл мәктәбенең 7нче класс укучысы Анжелика Смирнова өченче урынга лаек булдылар.
Аларга шактый конкурс сынауларын һәм биремнәрне үтәргә туры килде. Укучылар үз-үзләренә презентацияләр ясадылар, иҗади формада үзләренең сәләтләрен, эш программаларын белүен, балалар хәрәкәтенең тарихы белән ни дәрәҗәдә таныш булуларын, лидерлык һәм оештыручы сәләтләрен күрсәттеләр.
Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Фото: http://одмкурск.рф
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев