Чәчәкле остасы Илдус Хәмидуллин күптән түгел Түбән Кама шәһәрендә яшәүче берәүнең заказы буенча урындыклар ясап биргән.
Агачтан җиһазлар ясау белән ул күптән шөгыльләнә. Төрле-төрле өстәлләр, балалар караватлары, чәчәк куя торган киштәләр, тәрәзә рамнары һәм башка бик күп нәрсәләр һәркемне сокландырырлык. Кайбер авыл капкаларындагы бизәкләр дә - аның иҗат җимешләре.
Остага заказлар авылдашларыннан гына түгел, башка авыл халкыннан да килә. Ул ясаган әйберләр бик үзенчәлекле һәм сыйфатлы, бәяләре дә кибетнекеннән күпкә түбәнрәк.