Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Алтын дәрәҗәсе бирелгән мәктәп

    1нче шәһәр мәктәбенә күптән түгел "Сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итүче алтын дәрәҗәдәге мәктәп" ("Школа, содействующая здоровью золотого уровня") дигән квалификация бирелде. Моңа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы һәм мәктәпнең бу юнәлештә зур эш алып баруы нигез булды. Ведомствоара комиссия тарафыннан беренче чиратта, материаль-техник шартлар, кадрлар белән тәэмин ителү, медицина...

    1нче шәһәр мәктәбенә күптән түгел "Сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итүче алтын дәрәҗәдәге мәктәп" ("Школа, содействующая здоровью золотого уровня") дигән квалификация бирелде.
    Моңа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы һәм мәктәпнең бу юнәлештә зур эш алып баруы нигез булды.
    Ведомствоара комиссия тарафыннан беренче чиратта, материаль-техник шартлар, кадрлар белән тәэмин ителү, медицина хезмәте күрсәтү, ашатуны оештыру, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү һәм башка шартлар исәпкә алынды.
    Бирелгән квалификация балаларны сәламәтләндерү юнәлешендә тагын да зуррак эш алып барырга, моның өчен тиешле шартлар тудыруга этәргеч бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: