Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алты федераль грант оттылар

Татарстандагы коммерциянеке булмаган оешмаларның 60 проекты Россия Президенты грантына лаек булды. Алты грантны Спас районының коммерциянеке булмаган оешмалары отты.

Райондагы коммерциянеке булмаган оешмалар өлешенә туры килә торган грантның гомуми суммасы 5 миллионнан артып китә. Грантларны райондагы сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының “Боевое братство” җәмәгать оешмасы (армия кул сугышы буенча “Беркем дә онытылмаган. Бер нәрсә дә онытылмаган” төбәкара ачык турнир уздыру буенча проект тәкъдим итте); “Спасская станица” җыр һәм бию ансамбле (“Йөрәкләргә җыр керсен” проекты); шәһәрдәге “Спасское” казаклар җәмгыяте (“Бөек сугыш эзләре буйлап” IVнче яшьләр хәрби-тарихи реконструкция фестивален уздыру проекты); “Феодор Болгарский” хәйрия фонды (“Сәламәтлек – безнең девиз” проекты); Спас муниципаль районында тарихи традицияләр буенча бердәмлекне үстерүгә ярдәм итүче җирле җәмәгать оешмасы (табигатькә ярдәм күрсәтү буенча “Экология шимбәсе” проект-програмасы); “Ангел” хәйрия фонды (“Тарих дәресе” проекты) алды.
Россия буенча алганда, грантка 3573 проект лаек булды, Татарстандагы коммерциянеке булмаган оешмаларга 95 миллион сум  биреләчәк. Төрле юнәлештәге грант конкурсында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре һәм төре коммерциянеке булмаган оешмалар – хәйрия фондлары, мөхтәсибәтләр, православие дини оешмалары, яшьләр һәм балалар үзәкләре, якташлар җәмгыятьләре һәм башка оешмалар катнашты. Президент грантларын алу өчен конкурста җәмгыятебезгә, безнең районга файда китерергә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен үз проектыңны эшләргә, аны карауга тәкъдим итәргә кирәк. Уңышка ирешкән очракта, аны инде җиң сызганып тормышка ашырырга керешергә була.

Реклама

Фото: http://spasskiy.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X