Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алдынгыларга бүләкләр тапшырдылар

Язгы чәчү эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Район хуҗалыклары арасында барган ярышта иң яхшы нәтиҗәләргә Виктор Лавров (АО «ВЗП»Булгар»), Наил Габделбәров (Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы), Рамил Абдрахманов (Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы), Владимир Никифоров (Юрия Семушкин крестьян (фермер) хуҗалыгы), Әнвәр Сәмигуллин (Рәфис Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыгы) иреште. Аларга намуслы хезмәтләре, башкаларга үрнәк күрсәтеп эшләгәннәре өчен рәхмәт әйттеләр.
Бүләкләрне районга ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев белән Фоат Вәлиевның эш сәфәре кысаларында тапшырдылар. Алар икътисадны үстерү һәм төбәктә коронавирус авыруы таралу куркынычын киметү буенча билгеләнгән чараларны тормышка ашыруны тәэмин итү өчен килделәр.
Депутатлар район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов белән бергә Юрий Семушкин, Рәфис Мөхәммәтов, Дамир Хәмидуллин, Ленар Гыйниятуллин хуҗалыклары һәм “ВЗП “Булгар” җәмгыяте басуларында кыр эшләренең барышы белән таныштылар.
Торак пунктларда булганда, депутатлар шулай ук юллар, башка объектларның төзелеше, сәүдә нокталарының эше белән таныштылар. Алар ветераннар һәм мохтаҗларга азык-төлек тупланмалары әзерләү буенча игълан ителгән акцияне хупладылар һәм финанс ярдәме күрсәттеләр.
Депутатлар фикеренчә, районда язгы кыр эшләре яхшы оештырылган, шәһәрне һәм авыл җирлекләрен чүп-чардан чистарту һәм территорияләрне төзекләндерү буенча зур эшләр алып барыла. Спас районында коронавирус авыруы таралу очракларының булмавы да билгеләп үтелде. Бу – район җитәкчеләре, табиблар, барлык җаваплы ведомстволар һәм, әлбәттә инде, шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең уртак эш нәтиҗәсе. Бу авыру таралуны кисәтү өчен киләчәктә дә кисәтү чараларын төгәл үтәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев