Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алдынгыларга – бүләкләр

Район башкарма комитетының актлар залында “ЭКОвесна 2019” конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

“Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә “Теремок” балалар бакчасы беренче урынга лаек булды, “Иң яхшы мәктәп” номинациясендә шәһәрдәге икенче мәктәп җиңде. Ринат белән Алсу Хөснетдиновлар – “Иң яхшы гаилә”, “Спас коммуналь челтәрләре” “Иң яхшы предприятие” номинациясендә билгеләп үтелде.
Исегезгә төшерәбез, бу конкурсны ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республикада санитария-экология икеайлыгы (2019 елның 1 апреленнән 31 майга кадәр) уздыру кысаларында игълан итте. Конкурста катнашырга теләүчеләр учреждение (йорт) территориясен чистарту һәм төзекләндерү буенча чаралар үткәрергә, агачлар утыртырга, чәчәк түтәлләре ясарга, кошларга җимлек һәм сыерчык оялары ясап эләргә тиеш иде. Конкурска йомгак ясаганда, катнашучыларның активлыгы, бу чарага җәмәгатьчелекнең ничек җәлеп ителүе һәм эшләрнең барышы көндәлек матбугат чараларында ничек яктыртылуы исәпкә алынды.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев