Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Алар сүзне корал иттеләр»

Үзәк китапханәнең уку залында ачылган күргәзмә әнә шулай атала. Ул фронтовик язучыларга, ел юбилярларына багышланган.

Быел әдәбият дөньясы Даниил Гранинның тууына йөз ел, Василий Быков, Юрий Бондарев, Виктор Астафьев, Булат Окуджава һәм Юлия Друнинаның туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үте. Бу язучыларның барысы да фронт юллары аша узган. Әдипләр сугыш турында төгәл мәгълүматлар бирергә, фронттагы хәлләрне үз йөрәкләре аша кичергән вакыйгалар, төрле хәл һәм очраклар аша күрсәтергә тырыша.
Даниил Гранин, мәсәлән, сугышның башыннан ахырына кадәр узган, танк ротасы командиры дәрәҗәсендә Берлинга кадәр барып җиткән. Аның хәрби темага багышланган “Еще заметен след” хикәяләр җыентыгы, “Наш комбат”, “Мой лейтенант” һәм “Блокадная книга” кебек Алексей Адамович белән бергә язган повестьларын күп сандагы укучылар яратып кабул иттеләр.
Юрий Бондарев, элеккеге офицер-артиллерист, Сталинград янында, Днепр буенда, Карпат тауларында дошманга каршы көрәшкән, аның сугыш турындагы “Батальоны просят огня”, “Тишина”, “Горячий снег” әсәрләренә нигезләнеп фильмнар төшерелгән.
Василь Быковка 1942 елда Кызыл Армия сафларына язылганда әле унҗиде яшь кенә булган. Кече лейтенант дәрәҗәсендә Җиңү көненә кадәр дошманга каршы сугышкан. Быков “Три ракеты”, “Альпийская баллада”, “Мертвым не больно”, “Сотников”, “Обелиск”, “Дожить до рассвета”, “Пойти и не вернуться” повестьлары аша яхшы таныш.
Виктор Астафьев фронтка кырык икенче елда киткән. Ул шофер, артиллерия разведчигы, элемтәче булган. Аның окоп прозасы (“Прокляты и убиты” романы, “Пастух и пастушка”, “Хочется жить” повестьлары, “Прости меня” пьесасы сугышлар тынып торган арада язылган.
Күргәзмәнең аерым бүлекләре бард Булат Окуджавага һәм шагыйрә Юлия Друнинага багышланган.
Күргәзмәдә юбиляр язучыларның әсәрләре, шулай ук истәлекләре, эссе, очерклары, матбугатта басылган язмалары тәкъдим ителгән.

Фото: http://spasskiy.tatarstan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев