Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алар чынлап та булдыралар!

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең "Без булдырабыз!" район иҗади фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. Аны район Мәдәният йорты агымдагы елның октябреннән декабрьгә кадәр үткәрде һәм бу чарада егермегә якын кеше катнашты. Алар арасында Өчкүлдән Владимир Петряев һәм Алексей Комягин кебек мондый конкурсларда инде күптән катнашучылар да, беренче тапкыр көчләрен сынаучылар да булды. Мәсәлән, Көектән...

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең "Без булдырабыз!" район иҗади фестиваленә нәтиҗәләр ясалды.
Аны район Мәдәният йорты агымдагы елның октябреннән декабрьгә кадәр үткәрде һәм бу чарада егермегә якын кеше катнашты. Алар арасында Өчкүлдән Владимир Петряев һәм Алексей Комягин кебек мондый конкурсларда инде күптән катнашучылар да, беренче тапкыр көчләрен сынаучылар да булды. Мәсәлән, Көектән Гөлгенә Садретдинова берничә номинациядә катнашты ("сынлы сәнгать", "вокал").
Моннан тыш, фестивальдә катнашучыларга "хореография", "нәфис сүз", декоратив-гамәли сәнгать", "видеофильм һәм фото" номинацияләре тәкъдим ителде. Барысы да бер үк дәрәҗәдә тырышканга күрә, конкурсны оештыручылар призлы урыннарны беркемгә дә бирмәскә булдылар.
Конкурсантларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Аларның иҗади эшләре күрсәтелгән альбомнар ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев