Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алар һаман да сафта

Россия Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары көне – кайчандыр полициядә хезмәт итүчеләр, хокук саклау һәм көч структураларында көч куючылар өчен зур бәйрәм.

Эчке эшләр министр-лыгының Спас районы буенча бүлегенең ветераннар оешмасы эше турында газета укучыларына аның рәисе Рәфыйк Җәләетдинов сөйли:

Реклама

– Мондый бәйрәмне гамәлгә кую – Ватан алдындагы хәрби һәм хезмәт бурычларын фидакарь һәм  намус белән үтәгән барлык ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү ул.
Бу көнне без бүлектә ветераннар хәрәкәте барлыкка килүнең башында торучыларны зур горурлык белән искә алабыз. Нигездә, бу Бөек Ватан сугышында катнашып, соңыннан Эчке эшләр органнарында берничә дистә ел хезмәт иткән кешеләр. Соңрак алар сафларына Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән, Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашкан кешеләр керде. Бүген дә, сафта калып, Эчке эшләр министрлыгы ветераннары оешма эшендә актив катнашалар, ә  Ватанны саклаучыларның яшь буыны аларның батырлыгы һәм ныклыгы үрнәгендә тәрбияләнә. 
Аларның тәҗрибәсе практик эшчәнлектә, хезмәткәрләр һәм яшьләр әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүдә кулланыла. Барлык ветераннарны да үз һөнәрләренә, аның тарихына хөрмәт берләштерә. Бу тарихны аңлау безнең көннәрдә, тормыш безгә чынбарлыкка башка күзлектән карарга мәҗбүр иткән заманаларда, аеруча зур әһәмияткә ия.   Мондый шартларда тарихка һәм бүгенге көнгә объектив бәя бирү, җәмгыятьтә барган процессларны тирәнтен аңлау зарур. Ә бу Эчке эшләр органнары ветераннарының тәҗрибәсен өйрәнүдән башка мөмкин түгел. 
Бүлекнең ветераннар оешмасы эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып Эчке эшләр бүлегенә хезмәткә кандидатлар сайлау, яшь хезмәткәрләрне (стажерларны) укыту һәм һөнәри әзерләү, хезмәткәрләргә белем һәм эш тәҗрибәсен тапшыру, җинаятьләрне кисәтүдә һәм ачуда, оператив-тикшерү эшләрендә аларга ярдәм күрсәтү, ирекле халык дружиналары эшендә катнашу, җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау, хокукый белемнәрне пропагандалау, хокук саклау органнары эшчәнлегенә карата законлылыкны һәм хокук тәртибен саклау, җәмгыятьтә хокук саклау органнарына карата уңай мөнәсәбәт булдыру, мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларында катнашу, ветераннарга юридик, матди һәм рухи ярдәм күрсәтү, аларга социаль һәм көнкүреш проблемаларны хәл итүдә ярдәм итү тора. Бүлек җитәкчелеге ярдәме белән, ветераннар оешмасы әлеге чараларны даими рәвештә үткәрә.
Халыкның хокук саклау органнарына ышанычын ныгыту, полиция хезмәткәрләренең абруен күтәрү һәм Эчке эшләр органнарының кадрлар резервын формалаштыру максатыннан ел саен «Студентлар десанты» Бөтенроссия акциясе һәм «Батырлык дәресләре» үткәрелә. Бүлеккә Спас тармак технологияләре техникумы студентлары, шәһәрнең урта мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәбе укучылары чакырыла. Чаралар барышында җитәкчеләр бүлек эшчәнлеге, аның техник җиһазланышы турында сөйлиләр, хезмәткәрләр карамагында булган корал үрнәкләрен күрсәтәләр, биналар һәм территорияләр буенча экскурсияләр үткәрәләр. Ветераннар, үз чиратларында, безнең районда хокук саклау органнарының барлыкка килүе, үсеше һәм эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр турында сөйлиләр.
Бүлек ветераннары командасы даими рәвештә өлкән буын арасында үткәрелгән «Актив озын гомер өчен» спартакиадасында катнашып, призлы урыннар яулый. Шулай ук ветераннар зур массакүләм чаралар вакытында җәмәгать тәртибен саклауда катнашалар.
Эчке эшләр министрлыгы системасында күпьеллык һәм намуслы хезмәте, ветераннар оешмасы эшендә актив катнашуы, яшь хезмәткәрләрне һәм граждан яшьләрен әхлакый-патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертүе, Эчке эшләр органнарының данлы традицияләрен саклавы һәм үстерүе өчен 26 ветеран -  «Совет милициясенә 100 ел» юбилей медальләре, тагын 32 кеше «ЭЭМ ветераннарының мактау билгесе» ведомство бүләге белән бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X