Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ак бүре ыруыннан...

Сезнең игътибарга якташыбыз, республика күләмендә танылган журналист һәм публицист, тарих фәннәре кандидаты Сәмигулла Хәйретдиновның «Күңелем синдә, авылым!» китабыннан бер өзек тәкъдим итәбез.

Сәмигулла абый туган авылы Иске Рәҗәпне бик яратты, исемнәре республика һәм ил күләмендә яхшы билгеле булган кешеләре турында язды. Авыл тарихы белән бәйле язмалары да укучыларда зур кызыксыну уятты. 

Авылыбызда «казныкылар», «бүренекеләр» дигән, буыннан-буынга килә торган кушаматлы нәселләр бар. «Бүренекеләр» нәрсәне аңлата соң? Тарихы ерак болгар бабаларыбызның Ак бүре ыруына барып тоташмыймы икән? 

«...Кара урман, дерелдәп торган сазлыклар уртасында яшәгән бу халык. Дошманнардан саклану өчен бик кулай булган мондый урын. Ир-егетләр ауга йөргән, балык тоткан, торак җиткергән. Хатын-кыз бала-чага, йорт-җир тирәсендә шөгыльләнгән, шунда ашамлык әзерләгән, кием-салым теккән, йорт-җиргә күз колак булган.

Әнә күршедәге кабиләне ниндидер явыз адәмнәр килеп бөлдереп киткән, ничаклы кешеләр кырылган! Елга тамагындагы Бөркетләр ыруына ниндидер җәнлекләр һөҗүм иткән, ди. Шуларны истә тоткан хәлдә, ыру башлыгы Актимер ауга китәргә тиешле берничә ир-егетне авылда калдырган. Хатын-кызларның да үткенрәкләренә ук-җәяләр биргән...

Аучылар китеп ике көн узганнан соң, авылда ыгы-зыгы купкан. Энҗе исемле бер хатынның теле ачылып килүче яшь баласын бүре урлап киткән, ди. Әлеге хатын инешкә кер чайкарга төшкән икән. Баласын якындагы агач ышыгына куйган. Керләрен чайкап бетергәндә генә, бала елаган тавышка сискәнеп киткән ул. Караса, сабый янында – ак бүре. Хатынны күрүгә, әлеге ерткыч баланы эләктереп ала да урманга кача...

Шушы хәсрәттән Энҗе сулып калган, көннәр-төннәр буе баласын эзләгән. Әмма сабый юк та юк. Аудан кайткан ире дә, дус туганнары да баланы эзләп шактый вакыт уздырган. Тик файдасыз.

Көннәр, айлар, еллар үткән. Энҗе дә, аның батыр ире Бөркет тә югалган улларын оныта алмаганнар. Төшләренә кереп йөдәткән ул аларның.

– Табылыр ахрысы безнең улыбыз! – ди беркөнне Бөркет үзенең сөеклесенә. – Бер төш күрдем. Имеш, безнең өйгә югалган ак күгәрченебез очып кайткан. Ә без аны танымыйбыз, имеш... Ул кара төстә икән!

– Табыла гына күрсен, табыла гына!..

– Күп еллар узды шул инде. Ул безне танымас та инде хәзер...

Бөркет үзенең дуслары белән янә ауга җыена башлый. Сунарчылар бу юлы кара урманны чыгып, ылыслы агачлар ягында йөреп карарга булалар. Юл ерак һәм куркыныч. Бу төбәкләрдә аларның бөтенләй йөргәне юк. Шуңа күрә күп итеп ук-җәя, азык-төлек алалар, хәнҗәрләрен яхшылап үткенлиләр.

Бер, ике, өч көн баралар алар. Менә яңа яуган кар өстендә җәнлек-киек эзләре күренгәли башлаган. Сунарчылар шул эзләр буйлап киткәннәр. «Чү, тукта! – ди аучыларның берсе. – Монда ниндидер ят эз дә бар. Бүренекенә дә, аюныкына да, кабанныкына да охшамаган. Кешенекенә тартым бу эзләр...» Барысы да сәерсенеп, шул эзгә төбәлә. Сунарчылар, җәнлекләрнең төрлесен төрле яклап камап, әлеге сәер эз иясен табарга булганнар.

Сунарчы Бөркет тә шул эз буйлап урман эченә атлый. Һәр тавышны шөбһәләнеп, һәр кыштырдауны сагаеп тыңлый ул.

Шулчак аның каршыннан ике ак бүре йөгереп узган. Аннан – өченчесе... Бөркет, атарга дип җәясен тарта. Каршысында кешегә охшаган бер җәнлек пәйда була. Киерелгән җәяне бушатырлык түгел инде. Ук, сызгырып, теге сәер җанвар ягына оча. Шул мизгелдә бөтен урманга ачы аваз тарала: «Әни!..» Сунарчы Бөркетнең күз аллары караңгыланып киткәндәй була. Ул каушап кала. Әмма куркаклардан түгел ул. Тиз генә үз-үзен кулга ала да, табышы янына чаба.

Яңа яуган кар өстендә, канга манчылып, бүрегә дә, кешегә дә охшамаган бер җан иясе ята. Тавышка башка сунарчылар да йөгереп килеп җитә. Әмма ни файда? Сәер җанвар инде үлгән. Сунарчы Бөркет аны кат-кат әйләндереп карый.

Шулчак аның күзе әлеге җан иясенең маңгаендагы миңенә төшә.

– Бу минем югалган улым ич! – ди ул, нишләргә белмичә. – Минем улым... – Үз кулларым белән үзем атып үтердем газиз баламны! Явыз җанвар диеп үтердем...

Тау хәтле әлеге кайгыны күтәреп, үз кабиләсенә юнәлә аучы Бөркет. Бүреләр арасында көн күргән баланы авыл халкы зурлап җирли. Энҗе белән Бөркетне, аларның шул хәлендә табылган улларын кызганып, бөтен авыл елый. Әмма елаудан ни файда соң инде?!

Халыкның әлеге елавы басылырга өлгерми, төннәрен авыл читендә бүре улаганы ишетелә башлый. Бу улау елауга да, ялваруга да охшаган, ди имеш. Шушы вакыйгадан соң халык сунарчы Бөркет нәселен «Бүренекеләр» дип йөртә башлаган, ди...»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев