Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ачык тыңлаулар булды

Өченче көн Спас муниципаль районының 2015 елга һәм пландагы 2016-2017 еллар бюджет проекты буенча ачык тыңлаулар булды. Фикер алышу барышында бюджетның керемнәр һәм чыгымнар буенча төп күрсәткечләре яктыртылды. Киләсе елга районның керем базасын арттыру һәм чыгымнарны оптимальләштерүгә ярдәм иткән төп бурчылар билгеләнде. Кешеләргә белгечләр җавап бирәчәк 1 декабрь - гражданнарны...

Өченче көн Спас муниципаль районының 2015 елга һәм пландагы 2016-2017 еллар бюджет проекты буенча ачык тыңлаулар булды.
Фикер алышу барышында бюджетның керемнәр һәм чыгымнар буенча төп күрсәткечләре яктыртылды. Киләсе елга районның керем базасын арттыру һәм чыгымнарны оптимальләштерүгә ярдәм иткән төп бурчылар билгеләнде.
Кешеләргә белгечләр җавап бирәчәк
1 декабрь - гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итү көне. Ул "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә оештырылачак.
Партиянең җирле бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә ("Октябрь" кинотеатры бинасы, 2 кат) сәгать 8дән 10га кадәр - социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды хезмәткәрләре һәм район Советы депутаты, 10нан 12 сәгатькә кадәр - сәламәтлек саклау һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, 12дән 14 сәгатькә кадәр - Мәшгульлек үзәге белгечләре, район башкарма комитеты юристы һәм район Советы депутаты, 14тән 16 сәгатькә кадәр - район башлыгы Камил Нугаев халыкны кабул итәчәк.
Һәр авыл җирлегендә дә халыкны район һәм җирле Совет депутатлары кабул итүе оештырылачак. Моннан тыш, шул ук көнне Болгарда шәһәр башкарма комитеты депутатлары да кабул итәчәк (график газетабызның 4нче битендә урнаштырылды).
Укытучылар тәҗрибә уртаклаша
Санаторий интернат-мәктәбе базасында белем бирү системасын камилләштерүдә Сингапур проектын тормышка ашыру кысаларында, башлангыч класс укытучылары өчен семинар үткәрелде.
Методик коучинг, икенче төрле әйткәндә, тренинг барышында Венера Журавлева (3 класс) һәм Елена Беляева (5 класс) табигать белеме һәм тарих буенча яңа алымнарны кулланып ачык дәресләр үткәрделәр. Тәрбиячеләр Ирина Михеева, Гөлчирә Галимова һәм Евгения Брыкалова әзерләгән "Әйдәгез, бәхет турында уйлыйк" класстан тыш чара барышында да заманча белем бирү структуралары кулланылды.
Семинар белем бирү процессына заманча методикаларны һәм алымнарны кертү буенча тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев