Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

77 ел элек югалган Кызыл Йолдыз ордены хуҗасының варисларына кире кайтарылды

Югары бүләкне сугыш ветеранының туганнан туган оныгы алды.

Якташыбыз Алексей Александрович Кириллинның варисларына 77 елдан соң табылган Кызыл Йолдыз ордены тапшырылды.

Бөек Ватан сугышының иң югары бүләкләреннән булган орден Бөек Ватан сугышында катнашучының туганнан туган оныгына бирелде. 

Якташыбыз Алексей Александрович Кириллин 1919 елда ТАССРның Куйбышев районы Новославка авылында туган. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Тик соңыннан орден югала.

Шул вакыттан бирле күп еллар узды. Һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан Алексей Александровичның сугышчан бүләген Вологда өлкәсенең Череповец шәһәреннән «Журавли» отряды эзтабарлары табып ала.

Алексей Александрович инде күптән вафат. Шуңа күрә Бөек Җиңү көнендә «Болгар» эзтабарлар отряды җитәкчесе Борис Андриянов орденны батырның гаиләсенә – туганнан туган оныгы Наталья Александровна Кириллинага кайтарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев