Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2019 елда Татарстанда пляжларны төзекләндерү эшләре планлаштырыла

Рөстәм Миңнеханов республикада яхшы пляжлар юк диде.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Динара Прокопьева). 2019 елда пляжлар Татарстан Республикасында җәмәгать урыннарын төзекләндерү проектына керәчәк. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсындаәйтте.

Республика Президенты әйтүенчә, җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча Татарстан әле башлангыч этапта гына.

“Без нәрсә эшләдек? Паркларны, скверларны, җәяүлеләр юлларын гына тәртипкә китерә башладык... Ишегаллары шулай ук җәмәгать урыны булып тора. Киләсе елда бу программага пляжлар да керәчәк. Бездә бер җирдә дә яхшы пляжлар юк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Реклама

Ул ел башыннан сулыкларда 70кә якын кешенең вафат булын да искәртте. Хәлне яхшырту өчен балаларны йөзәргә өйрәтергә һәм пляжларда спиртлы эчемлекләр эчүне контрольдә тотарга кирәк, диде президент.

“Бездә 70 кеше суда батып үлде. Бу нилектән килеп чыга? Чөнки йөзәргә өйрәтмибез, ә бөтен баланы да моңа өйрәтергә кирәк. Бассейннар булмаган барлык районнарда да быел аларны төзеделәр. Әлбәттә, су коену өчен урыннар оештырыла икән, анда йөзүне дә, эчүне дә (спиртлы эчемлекләр) контрольдә тотучы кешеләрне куярга кирәк. Кызганыч, мондый хәлләр күпчелек, кешеләрнең эссе һавада  спиртлы эчемлекләр эчүе аркасында килеп чыга”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Интервью 22 сентябрьдә sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне “Татар-информ” агентлыгының ютуб каналында карарга мөмкин булачак.

  • Тамашачылар интервьюның телевизион версиясен “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18:30 сәгатьтә карый алачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/22/172040/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X