Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

12 гыйнвар – Россия прокуратурасы көне

Быел прокуратура хезмәтенә 300 ел тула.

12 гыйнвар көнне Россиядә прокуратура хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Быел исә прокуратура юбилей датасын билгеләп үтә – аларның хезмәте барлыкка килүенә 300 ел тула.

Спас районы прокуратурасы тарихы борынгы Болгар тарихы белән аерылгысыз бәйле. Болгарда әле бүген дә борынгы архитектура һәйкәле – XIV гасыр урталарында төзелгән Кара пулат бинасы саклана. Күптәннән килә торган риваятьләргә һәм галимнәр фикеренә караганда, биредә суд бинасы урнашкан булган. Бинаның беренче катында хөкем ителгәннәрне ябып тотканнар.

1922 елда Спас шәһәрендә район прокуратурасы булдырыла. 1935 елдан 1992 елга кадәр ул ТАССРның Куйбышев районы прокуратурасы дип йөртелә. 1992 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр ТР Спас районы прокуратурасы дип атала.

Реклама

Хәзерге вакытта район прокуратурасында 3 оператив хезмәткәр: район прокуроры Глеб Тимофеев, прокурор урынбасары Фаил Гайсин һәм прокурор ярдәмчесе Сергей Игошин эшли. Ә беренче разрядлы белгеч Светлана Павловна Борисованың район прокуратурасында эшли башлавына утыз елдан артык вакыт узып киткән.

Прокурор – ул бик конкрет һәм гамәли һөнәр. «Кеше Закон өчен түгел, ә кеше өчен Закон», менә прокурорлар эш итәргә тиешле нәтиҗә. Уйлап карасаң, безнең өчен гади карарлар булмый бит. Район прокуратурасы штаты 3 оператив хезмәткәрдән торса да, без күп эшләргә тырышабыз.

Прокурорның һәр карары аның намусы һәм йөрәге аша уза, чөнки ул кешеләр язмышын хәл итә. Прокуратура хезмәткәрләре алга таба да гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча тиешле чараларны вакытында күрәчәкләренә, җинаятьчелеккә каршы көрәш алып барачакларына ышанам, – ди үз хезмәте турында Спас районы прокуроры Глеб Тимофеев.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X