Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

1 апрельдән язгы чакырылыш башлана.

Спас районында чакыру комиссиясе “Олимп” спорт комплексында 5,6,8 һәм 9 апрельдә эшләячәк.

Бу язда 25 егет армия сафларына китәргә тиеш. 

2021 елның язгы чакырылыш үзенчәлекләре, армиядә хезмәт итү турында Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев сөйли.

Чакыру комиссиясе һәм җыелу пункты турында

Бу чакыру кампаниясе, элеккеләре кебек үк, пандемия шартларында уза. Шуңа күрә ковидка каршы чараларның барысы да катгый үтәләчәк. Битлек, перчатка, бахил кияргә кирәк, егетләрнең тән температурасын үлчәячәкләр. Спорт комплексы һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре социаль дистанциянең ничек үтәлешен контрольдә тотачак. Егетләрнең күпләп бер урында җыелып торуын булдырмаска тырышачакбыз. “Олимп”та моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек.

Башкалабыздагы җыела торган пункт бөтен шартлрга туры килерлек итеп җиһазландырылган. Биредә махсус зоналар булдырылган, душ кабиналары, кондиционерлар һәм ионизаторлар бар. Ковидка каршы барлык чаралар күрелә. Битлекләрне көненә 6 тапкыр алмаштыралар. Башта төбәкләрдән килүчеләр мондагы шартларны күреп шакката. Үзләрен башка планетага эләккән кебек хис итәләр.

Армиядән качып йөрүчеләр һәм штрафлар турында

Чакыру комиссиясе эшләгән көннәрдә без армиягә китәргә яраклы егетләрне сайлап алабыз. Әгәр дә кемдер төрле сәбәп табып килмәсә, полиция хезмәткәрләре белән берлектә аларны эзләүне оештырабыз. Дөрес, килми калган бөтен егет тә армиягә барудан качарга тели, дип әйтергә җыенмыйм. Шуңа күрә, уңай сәбәп белән килә алмаучылар хәрби комиссариатка шалтыратып кисәтергә тиешләр. Соңыннан алар өчен өстәмә комиссия оештырылачак. Әлбәттә инде, уңай сәбәп документлар нигезендә расланырга тиеш.

Шунысын әйтергә кирәк, беренче укылышта комиссариатка сәбәпсез килми калган өчен штрафларны арттыру турында закон кабул ителде. Элек ул 500 сум иде, хәзер инде 5000не тәшкил итә. Әгәр дә егет комиссиясе тулысынча үтеп тә, армиягә барудан баш тартса, моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Медкомиссия һәм сәламәтлек турында

Армиягә авырулар кирәкми. Егетләрнең барысы да тикшерү уза. Бары тик тулысынча тикшерү узганнан соң гына егетне армиягә алу-алмау турында тиешле карар кабул ителә. Әгәр район хастаханәсе дәрәҗәсендә ниндидер шикләнүләр булса, Казанга җибәрәбез. Шулай ук егетләр, КОВИДка тест уза, аларга төрле йогышлы авыруларга каршы вакцина ясыйлар. Әйтик пневмониядән. Бпарлык вакцина һәм препаратлар ышанычлы, тикшерү узган, кыйммәт тора. Оборона министрлыгы егетләр сәламәтлеге турында кайгырта.

Хәзер барысын да көчләп армиягә җибәрәләр, хәтта авырый торган егетләрне дә частьләргә озаталар, дигән имеш-мимешләрне еш ишетергә туры килә. Бу дөрес түгел. Авыру егетләрне армиягә җибәрүнең комиссариат өчен бер файдасы юк, моның өчен беренче чиратта без җавап бирәбез. Моннан тыш, частькә килеп җиткәч, егетлрне тагын бер кат тикшерәләр. Берәр сәбәп тапсалар, шунда ук өйләренә кайтарып җибәрәләр.

Солдатларның сәламәтлеген саклауга килгәндә, Оборона министрлыгының хәрби госпитальләрендә бөтен шартлар бар. Биредә көчле табиблар эшли, төгәл диагноз куялар. Шуңа күрә, армиядә хезмәт итә торган улларыгызның сәламәтлеге өчен борчылып тору бөтенләй урынсыз.

Армиядәге мөмкинлекләр турында

Яшьләрнең фикеренә караганда, бүген армиядәге шартлар күпләрне көнләштерерлек. Яхшы итеп ашаталар, киендерәләр, кыскасы, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Берәүнең дә зарланганы юк. Уставны боза торган мөнәсәбәтләр инде күптән юк. Мондагы техниканы күрсәң! Күп система, комплекслар роботлаштырылган. Алар белән эш итәргә өйрәнү җиңел түгел. Солдатлар махсус әдәбият укый, күп нәрсәгә аларны офицерлар өйрәтә. Шунсыз хәрби эш серенә өйрәнеп булмый. Армиядә өйрәнгәннәр киләчәк тормышта кирәк булачак.

Медицина комиссиясе алдында торган төп бурыч – лаеклы егетләр сайлап алу. Һәр сәламәт егет армия мәктәбен үтәргә тиеш. Ватанны, илеңне, гаилңәне саклау – мактаулы эш. Армия сакларга өйрәтә. Шуның өчен, егетләр армиядә хезмәт итүдән курыкмасыннар иде.

Әгәр сез 60 000 сум акчагызны янга калдырып С категориясенә Оборона министрлыгы исәбенә укырга теләсәгез, Әлки һәм Спас районнары хәрби комисариатына мөрәҗәгать итегез. Сәламәтлекне тикшергәннән соң комиссариат теләге булган егетләрне Чистайдагы ДОСААФка укырга җибәрәчәк. Бу ТРдагы иң яхшы мәктәп. Уку 3 ай дәвам итә. Укыганда армия хезмәтеннән кичектереп тору каралган. Яшәү урыны бар, ашаталар. Таныклык алучыларны армиягә автомобиль йөртүче итеп җибәрәләр.

Хәрби комиссариат телефоны: 8 (84346) 2-01-06.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев