Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Якташларны берләштергән бәйрәм

Өчкүлдә ел саен “Славяне” вокаль-инструменталь ансамбль концерты уза. Быел ул Атаман күле янында, коллективның алыштыргысыз җитәкчесе Владимир Петряев йорты каршында үтте.

Владимир КОРНИЛОВ

Узган еллардагы кебек, бу чара күп кунакларны җыя. Быел, мәсәлән, ансамбльдә төрле елларда уйнаган һәм хәзер инде районнан читтә яшәүчеләр, Ульяновск өлкәсеннән кунаклар, Болгардан, Кураловодан иҗат коллективлары, “Славяне” иҗатын яраткан кешеләр килгән. Август киченең җылы, җилсез булуы да халыкның күңелен күтәрде. Әлеге легендар коллективны оештырган Владимир Петряев йорты каршында ясап куйган сәхнәдә “Славяне”ның хәзерге составы, шулай ук Яр Чаллы шәһәреннән кайткан Марина Лапаева, Владимир Елисов, Сергей Лямин, Дарья һәм Андрей Севастьяновлар, Виктор һәм Иван Савиновлар, Алексей Корчагин, Петр Бурмистров, Альбина Филиппова, Сергей Лифантьев, “Станица Спасская”, “Жизнь” ансамбльләре һәм башкалар чыгыш ясады. Алар барысы да Владимир Яковлевичка баш иеп рәхмәт әйттеләр, аңа һәм ансамбль коллективына иҗат уңышлары теләделәр. Әлбәттә инде, узган елларның популяр җырларын, халык көйләрен, заманча әсәрләрне, җирле авторлар шигырьләренә язылган җырларны теләп башкардылар. Программага инглиз һәм татар телләрендәге композицияләр дә кертелгән иде.
Кичәгә ямь өсти торган сюрпризлар да булды. Мәсәлән, “Славяне” ансамбленә йөрүче Валентина Никитинаның бу көнне туган көне булган икән. Дуслары аны сәхнәдән җылы сүзләр әйтеп котладылар һәм зур чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Туган көннәре, бәйрәмнәрен билгеләп үтүче башкалар хөрмәтенә “Туган көн белән” җырын башкардылар.
Инде әйтеп үтелгәнчә, ансамбль бәйрәме төрле яшьтәге кешеләрне күп җыйган иде. Алар бу очрашуга шатланып, узган елларны искә алып сөйләшеп утырдылар. Әйе, мондый чаралар төрле буын вәкилләрен берләштерә, күпләр ерактан очрашу минутларын сагынып кайталар да инде.
– Бу чын-чынлап халык чарасы, – диде бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Нугаев. – Халык бирегә йөрәк чакыруы буенча килә, шуңа күрә бәйрәм һәрвакыт күңелле һәм истә калырлык уза. Моңа ничек шатланмыйсың...
Ул шулай гел иҗат белән рухланып яшәүче Владимир Петряевка ихластан рәхмәт әйтте, аңа Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырды.
Ул кичтә авыл өстендә төрле җырлар озак яңгырап торды. Тамашачылар артистларны хөрмәтләп озак итеп кул чапты, алар башкарган җырларга кушылып җырлаучылар һәм биючеләр дә күп булды. Киләсе елларда да Өчкүлдә тагын җыелышырга сүз куештылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев