Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Узган чор – рәссамнарның картиналарында

Болгар цивилизациясе музеенда Россия һәм Татарстан рәссамнарының “Безнең тарихыбыз эзләре буйлап” күргәзмәсе ачылды.

Ул Алтын Урданың төзелүенә 750 ел тулуга багышланган.
Күргәзмәне Татарстан Рәссамнар берлеге, Россия Рәссамнар берлеге, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы оештырган.
Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Респубикасы һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканых халык рәссамы Рифкат Вахитов, Татарстан Республикасы һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәрит Вәлиуллин, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Равил Заһидуллин, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәррис Минһаҗев катнашты. Алар күргәзмәнең максаты һәм тарихи әһәмияте турында сөйләделәр.
Күргәзмәдә шулай ук Булат Гыйльванов, Рәшит Галимов, Лариса Евграфова, Полина Илюшина, Алсу Тимергалина, Лада Аюдаг картиналары белән дә танышырга була. Төрле техника, стиль кулланып ясалган картиналар үткән тарихи чорны ачык чагылдыра. Кайсы рәссамның гына эшен алып карасаң да, алардан узган чорлар сулышын тойгандай буласың. Уйландыра, күңелдә төрле хисләр уята торган картиналар да бар. Сәнгать әсәренә тиң булырдай мондый рәсемнәрне чын  осталар гына ясый ала. Тарихи шәхесләрнең портретлары аерым бер игътибарга лаек. Күргәзмә һәркемдә, шул исәптән, килгән кунакларда да, зур кызыксыну уята.

Реклама

Фото: соцсети
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X