Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Сугыш хатын-кыз өчен түгел...”

Дәһшәтле сугыш тәмамланганга да күптән инде!

Тик нигәдер хәзергәчә, әби-бабайларның сөйләгәннәрен тыңлаганда, сугыш турында хикәя укыганда яисә фильм караганда, йөрәк кысылып куя, күзгә яшьләр тыгыла.

Сугыш... Аның иләмсез йөзе халкыбыз хәтереннән мәңге китмәс. Сугышның аяусыз һәм салкын карашы һөҗүмгә баручы сугышчыларга мылтык көпшәсе аша төбәлсә, шәфкать туташлары, хирурглар һәм санитаркаларга – канлы яралар, станоклар янында ач һәм хәлсез көе басып торган эшчеләргә кайгы һәм үлем аша карап торды.

“Сугыш - хатын-кыз өчен түгел...”. Хатын-кыз өчен түгел дә бит, тик сугыш елларында хатын-кыз җилкәсенә күп авырлык һәм хәсрәтләр туры килде. Нәфис һәм гүзәл затларыбыз, киләчәк буыннарның тормышын яклап, Ватанны саклар өчен, кулларына корал алырга мәҗбүр булды.

 Чараның максатлары:

-хатын-кызларның сугышчан батырлыгының, Җиңү өчен корбанга баруларының әһәмиятен аңлату;

-ватанпәрвәрлек, югары гражданлык һәм Туган ил өчен горурлык хисләре тәрбияләү.

Чараның бурычлары:

-совет хатын-кызларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын бәяләү;

-укучыларның иҗади һәм коммуникатив сәләтләрен, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү.

Бүген “Өлкән яшьтә патриотик тәрбия” программасы кысаларында Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортына бик мөлаем һәм иҗади кунаклар чакырылган иде. Андреянов Б.А. җитәкчелегендәге “Болгар” эзләнү отряды өлкән яшьтәгеләр каршында совет халкының сугыш елларында күрсәткән батырлыгы турында тематик концерт белән чыгыш ясады. Борис Алексеевич эзләнү отрядының барлыккка килү тарихы белән таныштырды. Алар экспедицияләр вакытында табылган әйберләрдән күргәзмә оештырдылар, үзләренең нәрсә белән шөгыльләнүләрен күрсәттеләр. Яшьләргә хәрби кием килешеп тора,  буй-сыннарын аеруча ыспай итеп күрсәтә иде. Залда битараф калучылар булмады, өлкәннәр бу чыгышны күз яшь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: " балалар бакчасы