Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Раштуа бәйрәменә багышланды

Спас районында Раштуа бәйрәменә багышланган чаралар узды.

Ольга Стрелова

Район Мәдәният йортында традицион Раштуа концерты булды. Тамаша башланыр алдыннан халыкны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев котлап, барысына да бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләде. Аның котлау сүзләренә Изге Авраамий чиркәве рухание Сергий Павлов та кушылды:
– Ике мең ел элек булган могҗизалы көнне –Раштуа бәйрәмен һәр ел сөенеп көтеп алабыз. Барыгызны да чын күңелдән зур бәйрәм белән тәбрик итәм! Өй-йортларыгыз имин һәм тыныч булсын, аларда шатлык-сөенечләр, мәхәббәт кенә яшәсен, барыгыз да исән-сау һәм сәламәт булыгыз.
Аннары үзешчән артистлар тырышлыгы белән әзерләнгән концерт башланып китте. Алар Раштуа бәйрәменә, дуслык, мәхәббәт, тынычлык кебек иң якты һәм җылы хисләргә багышланган җырларын башкардылар.
“Көмеш дага” дуэты, “Веселая компания” балалар ансамбле, Надежда Корнеева, Рамилә Исхакова, Эмма Җәләетдинова, “Болгар чишмәсе” халык хоры, Ирина Сорокина, Николай Сафонов, Ирина Швецова, “Любо” казаклар ансамбле, район Мәдәният йортының “Движение” бию коллективы һәм башка артистларның чыгышын халык кайнар алкышларга күмде. 
Болгарда яшәүче Наталья концертка балалары һәм оныклары белән бергә килгән. Аның өчен Раштуа – иң көтеп алынган, иң күркәм бәйрәм.
– Минем өчен Раштуа бәйрәме Яңа ел бәйрәменә караганда зуррак әһәмияткә ия. Без ата-бабаларыбыздан калган гадәт буенча чиркәүгә барабыз, аннары гаиләбез белән бәйрәм табыны янында җыелабыз. Концерт бик әйбәт булды, аеруча балалар матур чыгыш ясады...
Өчкүл Мәдәният йортында да Раштуа концерты истә калырлык итеп үтте. 
Залга шыгрым тулган тамашачыларны Изге Ана Раштуасы чиркәвенең рухание иерей Александр Павлов һәм авыл җирлеге башлыгы Наталья Емелюшина котлады.
Якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар тамашачыларга Маршакның “Унике ай” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Спектакль өзекләре арасында исә казаклар коллективы, үзешчән артистлар, мәктәп балалары үзләренең җыр һәм шигырьләре белән сөендерде. 
Концерттан соң чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга дипломнар, грамоталар һәм Рәхмәт хатлары, ә балаларга – кечкенә бүләкләр тапшырылды. 
Ә Феодор Болгарский хәйрия фонды хезмәткәрләре балалар өчен Раштуа концерты оештырдылар.
Тамаша башланыр алдыннан программаны алып баручы, Жигулевскидан килгән Антон Сорочинский балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Аннары Гайсә пәйгамбәрнең тууы турында тарихны балалар үз күзләре белән күрә алдылар. Тамашачыларга күрсәтелгән күләгәләр театрында кешеләр дә, кәгазьдән кисеп ясалган сыннар да катнашты. Тамашадан соң алып баручы балалар өчен викторина уздырды. Өч яше тулмаган нәниләргә – тәм-томнар, ә өлкәнрәк балаларга тюбинглар бүләк иттеләр. Бәйрәм ахырында балалар һәм өлкәннәр бергәләшеп чәй табыны янында ңыелдылар.
Бәйрәм көннәрендә Болгардагы өлкәннәр һәм инвалидлар йорты да гөрләп торды. Алар янына кунакка Изге Авраамий чиркәвенең якшәмбе мәктәбендә укучы балалар килде.
Чиркәү рухание Сергий Павлов интернатта яшәүчеләрне Раштуа бәйрәме белән котлап, сәламәтлек, озын гомер теләде. “Морозко” әкияте буенча куелган тамаша да барысының күңеленә хуш килде. 
Кыш Бабай белән бергәләшеп балалар Раштуа җырлары җырладылар, шигырьләр укыдылар. Өлкәннәрнең барысына да күчтәнәчләр тараттылар. Шулай итеп, Раштуа бәйрәме барысы өчен дә бик күңелле, истә калырлык булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев