Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Пенсионерлар җырлый белә!

Пенсионер вокаль коллективлары арасында уздырылган “Тормыш буенча җырлап” район конкурсы тәмамланды.

Ул районның берничә куст зонасында – колхоз, Никольск, Өчкүл, Куралово һәм шәһәр буенча үткәрелде.
Чараны ветераннар арасында эшне активлаштыру, өлкән яшьтәге кешеләрне иҗатка җәлеп итү максатында район ветераннар оешмасы белән мәдәният бүлеге оештырды.
– Пенсионерлар мондый чараларда бик теләп катнашалар икәнен конкурс тагын бер кат раслады, – дип билгеләп үтте район ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова. – Алар сәхнәгә чыгып, үзләренең талантларын күрсәтү мөмкинлеген сөенеп көтәләр. Бу юлы үз вокаль ансамбльләрен оештырган үрнәклеләр барысын да сокландырды. Ә Антоновка авылы хоры жюри игътибарына хор чыгышын тәкъдим итте. Сәхнәгә 27 кеше, алар арасында 6 ир-ат чыкты, һәм бу тамаша барысына да ошады!
Иң яхшы номерлар сентябрь аенда үтәчәк гала-концерт өчен сайлап алыначак.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев