Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният йорты кунаклар җыйды

Куралово авылы Мәдәният йорты үзенең утыз биш еллык юбилеен билгеләп үтте.

Ольга Стрелова
Яңы төзелгән Мәдәният йорты Кураловода утыз биш ел элек, ерак 1984 елда ачыла. Авыл халкы өчен бу бик зур вакыйга була. Шушы еллар эчендә Куралово мәдәният учагында күпме бәйрәм, күпме концерт һәм спектакль, тематик кичәләр үткәрелүен санап бетереп булмый. Дистәләрчә кешеләрнең тырышлыгы, аларның үз эше белән чын мәгънәсендә янып яшәүләре мәдәният учагын да сүндермичә сакларга мөмкинлек бирә. Мәдәният йортының беренче директоры итеп Александр Корчагинны билгелиләр. Учреждениене алга җибәрү өчен ул көчен дә, хезмәтен дә кызганмый. Хәзер исә Мәдәният йорты коллективы белән Наталья Трифонова җитәкчелек итә.
Куралово Мәдәният йортында яше-карты җаны теләгән шөгыльне таба ала. Үзешчән коллектив һәм түгәрәкләр эшенең беркайчан туктап торганы юк. Бүгенге көндә Мәдәният йортында эшләгән биш берләшмәнең икесе авылның үзешчән артистларын берләштерә. Шулай ук биш ирекле берләшмә дә уңышлы гына эшләп килә. Алар арасында “Винтаж” бию коллективы, “Лебедушки”, “Надежда”, “Добрые песни” вокаль коллективлары бар, ә быел сентябрь аенда “Жизнелюбы” дигән спорт түгәрәге үзенең эшен башлап җибәрде...
Юбилей кичәсенә мәдәният учагы хезмәткәрләре, үзешчән артистлар, авыл халкы һәм район авылларыннан күпсанлы кунаклар җыелды. Алар игътибарына зур концерт программасы тәкъдим ителде. Тамашачыларны “Надежда”, “Лебедушки” вокаль ансамбльләре, “Монополия” инструменталь коллективы, Римма Вәлиева, Ульяна, Василиса һәм Мария Пудофеевалар, Милана Корсакова, Надежда Елизарова, Виктор Савинов, Оксана Петрова һәм башка үзешчәннәр үзләренең иҗаты белән сөендерде. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Куралово үзешчәннәренең иҗади осталыгын туган авылларында гына түгел, еш кына концертлар белән йөргән күрше авылларда, Болгарда да югары бәялиләр. Үзешчән сәнгать конкурсларында яулаган күпсанлы грамоталары һәм дипломнары да аларның югары дәрәҗәдә чыгыш ясауларына дәлил булып тора.
Юбилей кичәсендә сәхнәдән изге теләкләр бик күп яңгырады. Тамашачыларны Куралово авыл җирлеге башлыгы Марина Федотова җылы сәламләп, Мәдәният йорты яше-картын берләштереп, үзенә тартып торуын  билгеләп үтте. Котлау сүзләренә шулай ук Мәдәният йорты директоры Наталья Трифонова да кушылды.
Мәдәният учагында кабынган иҗат уты мәңге сүнми дөрләсен, киләчәктә дә һәр кешедә илһам, күңелләрдәге иң изге, иң якты хисләрне уятсын иде...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев