Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кузнечихадан «Сударушка» коллективы «Велень Озкс» фестивалендә чыгыш ясады

Бәйрәм Ульяновск өлкәсе Иске Майна районы Базарлы Мордва Йорткүле авылында узды.

2 июльдә Ульяновск өлкәсе Иске Майна районы Базарлы Мордва Йорткүле авылында 11нче «Велень Озкс» милли мәдәният фестивале узды.

Бәйрәмгә Ульяновск өлкәсеннән генә түгел, күрше Татарстан, Россиянең башка төбәкләреннән мордва мәдәниятен сөючеләр җыелды.

Фестивальдә катнашучыларны һәм килгән кунакларны Иске Майна районы башлыгы Василий Половинкин һәм Матвеевка авыл җирлеге башлагы Валерий Комиссаров сәламләде.

Милли-мәдәни фестиваль төрле мастер-класслар, милли уеннар белән генә түгел, милли кухня ризыклары белән дә истә калырлык булды.

Реклама

Бәйрәм программасында Россиянең атказанган артисты Алескандр Литвин, Иске Майна районы үзешчән башкаручы һәм коллективлары, Спас районы Кузнечиха авыл мәдәният йортының «Сударушка» вокаль коллективы чыгыш ясады.

«Велень Озкс» фестивале милли мәдәниятне саклау халыклар дуслыгының нигезе булып торуын тагын бер тапкыр раслады.

Фото социаль челтәрләрдән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: этнофестиваль «Велень Озкс»

2
X