Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Кузнечиха авылында бәйрәм концерты булды

Чара Халыкара өлкәннәр көненә багышланды.

Кузнечиха авылы Мәдәният йортында “Өлкәннәр көненә багышланган “Алтын яшьне данлыйбыз” (“Славим возраст золотой”) дигән бәйрәм концерты узды.

Тамашачыларны авыл үзешчәннәре чыгышлары бөлән сөендерделәр. Концерт программасына кергән җыр-биюләр, шаян такмаклар, юморескаларны халык җылы каршылады. Беренче класс укучылары әби-бабалары өчен җыр һәм шигырьләр әзерләделәр, ә тугызнчы класс укучылары юмористик әсәрне сәхнәләштерделәр.

Залга җыелган халыкны бәйрәм белән Кузнечиха авыл җирлеге башлыгы Радик Ибраһимов һәм Спас район үзәк хастаханәсн баш табибы урынбасары Наил Исхаков котладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев