Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Халык җыры еракларга ишетелә...

Район Мәдәният йорты базасында казак җырларын башкаручыларның “Казачий круг-2019” республика конкурсы сайлау турының зона этабы булды.

Ольга Стрелова

Казакларның тарихи, сәнгать һәм эстетика күзлегеннән караганда үзенчәлекле мәдәниятын саклау, үстерү һәм популярлаштыруны максат итеп куйган бу конкурс нәтиҗәдә чын бәйрәм төсен алды. 
Быел чарада хуҗалардан тыш Нурлат һәм Аксубай районыннан килгән үзешчән артистлар катнашты. Безнең район исеменнән “Станица Спасская” җыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе Любовь Берсенева), “Хуторок” балалар казак ансамбле (Михаил Баландин) һәм Евгений Кременсков җитәкчелегендәге “Любо” казаклар халык ансамбле катнашты.
Музыка коллективлары башкаручыларының күбесе махсус музыка белемен алмаган, алар бары тик кечкенәдән үк җыр-моңга гашыйк булып яшәгәннәр. Чынлап та, казаклар мәдәниятын җырлардан башка күз алдына да китереп булмый бит. Конкурсантларның чыгышлары тамашачыларны да битараф калдырмады. Тарихи җырлардан тыш, сәхнәдән  казаклар фольклорының заманча үзгәртеп язылган әсәрләре дә яңгырады. Башкаручылар сәхнәдә җырлап кына калмыйча, биеп тә, кылычлар белән сугышу осталыгын да күрсәтеп өлгерделәр. Түзә алмыйча, аларга еш кына залда утырган тамашачылар да кушылып җырлады.
Жюри составына югары һөнәри осталыкка ия булган белгечләр – халыкара һәм Бөтенроссия конкурслар лауреаты, ТР Дәүләт камера хоры солисты Денис Денисов, А. С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең мәдәният-ял итү бүлеге мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Чекмарева, республика традицион мәдәниятын үстерү үзәгенең иҗади проектлар секторы мөдире Талия Соловьева керде.
Тик конкурс ул гади чыгыш кына түгел, тәҗрибә һәм осталык уртаклашу чарасы да. Денис Денисов теләгән кешеләр белән мастер-класс уздырып, халык җырының үзенчәлекләрен аңлатып бирде. Мастер-класста катнашучылар казакларның җыр традицияләре – башкару алымнары, тавышны уйнату, диалект үзенчәлекләре белән таныша алды. Мастер-класста шулай ук биюнең кайбер элементларына да анализ ясалды.
Алда үтәчәк тагын берничә тур нәтиҗәләре буенча конкурсның республика (финал) этабына барырга лаеклы башкаручылар сайлап алынырга тиеш.
Шул ук көнне район Мәдәният йорты сәхнәсендә ветераннарның “Болгарский родник” хоры да үзенең чын мәгънәсендә халык хоры исемен йөртергә лаеклы булуын тагын бер кат раслады. Бу коллектив тамашачыларны үз сәнгате белән инде утыз елдан артык сөендерә. Хорның составы алышынып торса да, җырга мәхәббәт шул ук килеш кала һәм ул үзенең чыгышы белән авыл, район, хәтта республика дәрәҗәсендәге сәхнәләрне бизи.
Халык коллективы исеменә шулай ук Болгарның “Волжские зори”, Никольскиның “Сударыня”, Антоновканың “Бездненские зори” вокаль ансамбльләре дә дәгъва итте. Һәр коллектив өчен бу чыгыш үзенә күрә бер сынау, ә тамашачылар өчен – чын бәйрәм булды. Районда һәркемгә яхшы таныш булган бу ансамбльләр рус халык җырларын башкардылар. Дәртле бию көйләрен моңлы, күңел кылларын тибрәтә торган җырлар алыштырды. Тамашачылар авылдагы кич утыру, туйларны, әйлән-бәйләнне үз күзләре белән күргән кебек булды. 
Артистларга “Кантилена” балалар вокаль ансамбле (Балалар сәнгать мәктәбе), “Соловушка”, “Веснушки” (Никольск һәм Антоновка мәдәният йортлары) ярдәм итте.
Тамашачылар үзешчәннәрнең һәр чыгышын җылы кабул иттеләр, кайбер җырларга үзләре дә кушылып җырладылар һәм алкышларын кызганмадылар. Жюри әгъзалары билгеләп үтүенчә, коллективларның иҗади осталыгы елдан-ел арта, камилләшә бара. Аларның репертуары даими яңара, чыгышларында традицион алымнардан тыш, яңа үзенчәлекле алымнарны да кулланырга өйрәнәләр. Боларның барысы да ансамбльләргә халык ансамбле дигән мактаулы исем бирү өчен нигез булды.
Үзешчәннәребез белән киләсе очрашулар да шулай истә калырлык булсын иде!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев