Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күңелгә ятышлы көйләр...

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан безне Татарстанның “Импровиз-рояль” фортепиано ансамбле белән очрашу көтә.

Александр Маклыгин җитәкчелек иткән бу ансамбль үзен инде күптән дөнья күләмендә танытырга һәм күрсәтергә өлгерде. Ансамбль зур уңышларга музыкантларның югары дәрәҗәдәге башкару осталыгы нәтиҗәсендә иреште. Аларның импровизацияләрендәге көйләр бары тик джазга гына юнәлдерелмичә, тулысынча төрле чорлар музыкасы белән үрелеп бара.
Татарстан һәм Марий Эл республикаларының  атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан консерваториясе профессоры, мәдәният өлкәсендә Россия хөкүмәте премияләре лауреаты һәм ансамбльнең алыштыргысыз музыканты Александр Маклыгин импровизация ансамблендә җиде талантлы пианистны берләштерү турындагы уй белән күптән янып йөргән. 15 ел бергә эшләү дәверендә, бу коллектив бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары булып таныла. Күңелгә ятышлы көйләре белән тамашачы күңелен яулаган  ансамбль концертлары белән Россия шәһәрләрендә, Германия, Франция, Израиль, Сүриядә булып кайта.
Коллективтагы виртуоз башкаручы музыкантларның барысы да Казан музыка мәктәбенең әйдәп баручы укытучылары булуы турында да әйтергә кирәк. Алар Спас районына концертлар белән генә түгел, ә Кама аръягы зонасындагы балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары өчен “Креатив педагогика” зур программалы республика методик семинарын үткәрү максаты белән дә килә.
Концерт карарга теләүчеләрне 22 декабрьдә 17 сәгатьтә Болгар сәнгать мәктәбенең зур концертлар залында  көтеп калабыз.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев