Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иң татлы тел - туган тел

Язның матур бер көнендә мәдәният йортында туган телгә багышланган бәйрәм булып узды.

Кунакларны фойеда авыл китапханәсе оештырган “Туган тел – халык байлыгы”дип исемләнгән китап күргәзмәсе каршы алды. Сәхнәгә “Туган телем – иркә гөлем”дип язылган плакат эленгән.Чыбылдыклы бала бишеге, кечкенә сандык, идәндә кулдан суккан намазлыклар, агачтан ясалган эскәмияләр дә сәхнәдә урын тапкан.

 - Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр туган теле аркылы аңлый башлый, беренче тапкыр “әни - әти” сүзен дә, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә. Барлык милләт кешесе гомере буена шушы телдә сөйләшә,шушы телдә шатлана, куана. Без бүген кунакларның ана телендә никадәр матур итеп сөйләшкәннәрен,никадәр моңлы итеп җырлаганнарын тыңларбыз,- дигән сүзләр белән бәйрәмне мәдәният йорты директоры Резедә Каюмова башлап җибәрде һәм сүзне ветераннар(пенсионерлар) советы рәисе Флёра Хәйретдиновага бирде.

 - Быел Татарстан республикасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”билгеләп үтелә,- дип башлады үзенең сүзен Флёра Әхмәт кызы.- Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кирәклесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятын, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. ... Чын байлык – ул безнең дуслык. Күпме милләт һәм дин вәкилләре бергә дус-тату булып, үзара ярдәмләшеп яшибез. Бер-беребезне ачык йөз белән каршы алабыз һәм, һәрвакыт шулай булсын өчен,  Аллаһы Тәгаләгә дога кылабыз. Без үзебезнең гаилә учакларыбызда туган телләребезне саклыйбыз һәм башка милләтләрне хөрмәт итәбез...

  - Барлык телләр дә тигез, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны һичшиксез сакларга тиешбез,- дип сүзгә китапханә мөдире Илсөяр Нугаева кушыла.

Балалар бакчасы җитәкчесе Гөлнара Гатауллина : “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән безнең бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә,-дигән сүзләр әйтеп, килгән кунаклар өчен балалар башкаруында “Татар халык биюе”н бүләк итте.

   Сабый чактан ук туган телебезнең бик кирәк икәнен, бишек тирбәткәндә әнкәй-әбекәй көйләгән җырлардан, гореф-гадәтләрдән, уеннардан аның матурлыгына,гүзәллегенә төшенәбез. Гөлназ Гәбделбәрова башкаруында “Талбишек” җыры (Р.Миңнуллин сүзләре, О.Усманов көе) кунаклар күңеленә хуш килде.

Туган телебезнең нечкәлекләренә төшенү, белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк. Хезмәт ветераны Рәйсә Гатауллина үзе иҗат иткән “Син минем Татарстаным”шигырен сөйләп тамашачыларны таң калдырды. Татар шагыйрьләре Ш.Маннур, Ф.Яруллин, Р.Миңнуллин, Р.Фәйзуллин,Ш.Галиевләрнең туган телебезгә багышланган шигырьләрен пенсионеркаларыбыз Гүзәл Мөхәмәтшина, Гөлфинур Гәрәева, Гөлназ Мөхәмәтҗанова, Гөлҗиһан Вилданова, Нурия Нурмөхәмәтовалар бик матур итеп сөйләделәр.

Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, ахәңлеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Һәрбер халыкның буыннан-буынга күчеп, милләтне милләт итеп яшәткән гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре булган. Без шуларны сакларга, камилләштерергә тиешбез.

Без бердәм булганда гына туган телебезне, милләтебезне саклап кала алачакбыз.

Бу күркәм бәйрәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай сүзләренә язылган, татарның гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Флёра Хәйретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев