Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гала-концертта күрсәтеләчәк

Районыбыз авылларында өлкәннәрнең “Балкыш” фестивале гөрләп үтте. Чәчәкле үзешчәннәре сәхнәгә Урта Йорткүл, Иске Рәҗәп коллективларыннан соң чыкты.

Беренче булып Фәһим Хәбибуллинның “Сугыш чоры балалары без” дигән шигырен сәхнәләштерделәр. Әсәрне Резедә Хәйруллина йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укыды. Шигырьдә коточкыч сугыш чорының бөтен авырлыгы чагылыш тапкан. Хатын-кызлар, балалар урман аланында агач ега, кул пычкысы белән утын кисәләр, ботак чистарталар. Учак ягып көлдә вак бәрәңге пешерәләр, кесәгә төреп тыккан бер кисәк ипи белән тамак ялгыйлар. Ачлык, суыклар кешеләрнең үзәгенә үткән. Әмма берсе дә зарланмый, һәркем җиңүгә үзеннән өлеш кертергә тырыша. Үткәннәрне бар асылы белән чагылдырган бу күренешне тыныч кына карап булмый, күңелне моңсу хисләр биләп ала.
Тамашачылар Дания Нуриәхмәтованың татар халык биюен, хор башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җырын көчле алкышларга күмделәр. Башка үзешчәннәр чыгышын да халык яратып кабул итте. Аеруча “Сугыш чоры балалары без” әсәрен сәхнәләштерүдә катнашкан Фәнисә Минхәсәпова, Гөлүсә Рәхимова, Юныс Сабиров, Харис Рәхимов, Хәнифә Минсабирова, Дания Нуриәхмәтова, Гөлчәчәк Хәкимуллинага рәхмәт сүзләрен күп әйттеләр. Бу әсәр район күләмендә уздырылачак гала-концертта да күрсәтелергә тиеш.
“Балкыш”та катнашкан барлык үзешчәннәргә саулык, яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп калабыз.
Гөлсинә Габделвәлиева.
Чәчәкле авылы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев