Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Болгарда Нәүрүзне бәйрәм иттеләр

Шәһәр халкына күңелле концерт программасы, мавыктыргыч конкурслар тәкъдим иттеләр, кайнар коймак, пылау белән сыйладылар.

Ул көнне иртәдән җаннарны яз кояшы иркәләде. Кышкы суыклардан соң күңелнең язгы җылыга тагын да ныграк тартылуы ул табигый хәл. Табигатьнең бу фасылын барыбыз да көтеп алабыз. Шәһәрнең үзәк мәйданында узачак Нәүрүз бәйрәмен дә ел саен көтеп алучылар бар икән. Шулай булмый, төрки халыкларның яңа авыл хуҗалыгы елын каршы ала торган бәйрәме бит бу. 

Мәйданга килүчеләрне район Мәдәният йорты үзешчән сәнгатьтә катнашучылары милли киемнәр белән каршылады. Шәрекъ стилендә киенүчеләр дә бар иде, ни дисәң дә, бәйрәмнең тарихы төрки халыклар тарихы белән аерылгысыз бәйле. Урта һәм Кече Азия якларында, Иранда һәм башка илләрдә бу бәйрәм чыннан да яңа ел җитүен белдергән. Географик үзенчәлекләрне исәпкә алсаң, бездә салкын кыш хакимлек итсә, бу халыклар инде кырга иген чәчәргә чыга.

Мәйданда шәрекъ көйләре күбрәк яңгырады. Үзәкләрне өзә торган татар җырлары да күп ишетелде. Сәхнәгә район авылларыннан килгән һәм Болгар үзешчәннәре чыкты. Тамашачылар Рөстәм Холмирзоев һәм аның гаилә ансамбле, Рамилә Исхакова башкарга җырларны көчле алкышларга күмделәр.

Бәйрәмгә килүчеләрне традицион пылау, коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Реклама

Балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле тамашалар һәм конкурслар оештырылды. Көннең кояшлы һәм җылы булуы да күңелләрне күтәреп җибәрде.

Болгарда беренче тапкыр “Нәүрүз Гүзәле” матурлык конкурсы оештырдылар. Конкурс чибәре исеменә Радмила Холмирзоева лаек булды. Аңа бүләк итеп портатив колонка тапшырдылар.

“Бәйрәмнәрне күп уздырабыз. Без инде Җиңү көнен бәйрәм итүгә дә ныклап әзерләнә башладык. Программа төзибез, башка чаралар әзерлибез. Болгар халкын элек-электән килә торган этник бәйрәмнәр белән дә куандырырга кирәк” – диде Район Мәдәният йорты директоры Александра Калашникова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев