Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Болгарда Әниләре көненә багышланган бәйрәм концерты булды

Сәхнәдә район үзешчәннәре чыгыш ясады.

Кичә Болгар шһәренең Мәдәният йорты сәхнәсендә 28 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты оештырылды.

Тамашачылар алдында “Движение” һәм “Булгарочка” бию коллективлары чыгыш ясады. “Фабрика звезд” балалар ансамбле, Алена Алексеева, Алена Кондратьева һәм башка яшь артистлар әниләр, балачак һәм яшьлек еллары турында җырлар башкардылар.

Балалар котлауларына шулай ук район үзешчәннәре Рамилә Исхакова, Рөстәм Холмирзоев, Ольга Смолина, Ольга Осинцева һәм башкалар кушылды.

“Әни – тормышымда иң кирәкле кеше. Бу минем өчен генә түгел, һәр кеше тормышында да әниләр бәяләп бетергесез зур роль уйный. Нинди генә җылы сүзләр әйтсәк дә, аларга булган мәхәббәтебезне сүз белән генә җиткерерлек түгел. Бүген башкарган “Әнием куллары” биюен дә мин газиз әниемә багышладым”  – диде бию коллективында чыгыш ясаучы кызларның берсе.

Концерттан ФОТОРЕПОРТАЖны карарга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев