Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Болгар китапханәсендә Җәмил Мөхәммәтшин китабына презентация ясалды

“Үткәннәргә кайтып” җыентыгында якташыбызның төрле елларда басылган язмалары тупланган.

Бүген Болгарның үзәк китапханәсендә Җәмил Габдрәхим улы Мөхәммәтшинның “Үткәннәргә кайтып” дип исемләнгән китабына презентация ясалды.

Якташыбыз тәкъдим иткән җыентыкта аның төрле еллардагы тарихи-мәдәни мирасны саклауга багышланган язмалары тупланган. Китапта шулай ук автор язмаларының исемлеге дә бирелгән.

Очрашуны алып баручылар, чакырылган кунаклар Җәмил Мөхәммәтшин турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Өч дистә ел Болгар музей-тыюлыгы директоры булып эшләүдән тыш, ул зур фәнни эш тә алып бара. Хәзерге вакытта ул гарәп графикасы язулары буенча күренекле белгеч булып санала. Аеруча аның Урта Иделдә акча әйләнешенә багышланган эшләре игътибарга лаек.

Җәмил Мөхәммәтшин китабы туган як тарихын өйрәнүчеләр өчен әйбәт табыш булачак.

Реклама

Белешмә өчен: якташыбыз Җәмил Габдрәхим улы Мөхәммәтшин – тарих фәннәре кандидаты, тарихчы, нумизмат, эпиграфчы, Болгар музей-тыюлыгының беренче директоры. Хәзерге вакытта музей-тыюлыкның Болгар цивилизациясен өйрәнү үзәгенең фәнни хезмәткәре. Борынгы Болгар ядкарьләрен саклау һәм яңартуга бәяләп бетергесез өлеш керткән кеше. Актив җәмәгатьче, Бөтендөнья татар конгрессының Спас районы бүлеге җитәкчесе. Берничә монография һәм 300 артык фәнни язма авторы, “Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе” редакторы һәм авторларының берсе.

ФОТО

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X