Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бездә кунакта – фольклор ансамбле (ФОТО)

Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор ансамбле артистлары чыгышын яшь тамашачылар яратып кабул иттеләр.

Район Мәдәният йортында Туган тел көне кысаларында уздырылган очрашуда шәһәр мәктәпләренең 6 – 11 класс укучылары катнашты. Шунысын әйтергә кирәк, дөньяның күп илләрен гизгән, зур сәхнәләрдә чыгыш ясаган бу коллективның һәр әгъзасы профессиональ дәрәҗәдә җырлый, бии һәм бик күп уен коралларында уйный. Ансамбльдә оста гармунчылар, курайчылар һәм кубызда, шулай ук гөслә, саз, сорнай, думбра кебек борынгы уен коралларында уйнаучылар бик күп. Ансамбль яшь тамашачыларга татар халкының еллар буе бөртекләп җыйган һәм өйрәнгән фольклорын, бай музыкаль мирасын театральләштерелгән тамаша рәвешендә тәкъдим итте. Иҗат коллективы татар халык җырлары һәм биюләрен зур бер чыгышка берләштерде.
– Безнең бүгенге программа мәктәп укучыларына атап төзелгән. Ул балаларда татар музыкасына һәм фольклорына мәхәббәт тәрбияләүне күздә тота. Без балаларга татар халкының музыкаль мирасы нинди зур һәм бай булуын күрсәтергә телибез, – диде коллективның сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев