Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Законлы мәнфәгатьләр сагында

    2012 елның 12 гыйнварында Россия Федерациясе прокуратурасы, шул исәптән Татарстан Республикасында да, бу хезмәтнең барлыкка килүенә 290 ел тулуны билгеләп үтте. Бәйрәм Россия Федерациясе Президенты карары белән 1995 елның 29 декабрендә булдырылды.

    Үзенең тарихы белән бәйрәм Петр Беренче заманына карый, ул 1722 елның 12 гыйнварында Указга кул куя. Бу документта "...Быть при сенате генерал-прокурору и обер-прокурору, а также во всякой коллегии по прокурору..." дип языла. Шул ук Указ белән патша яңа хезмәткәрләрнең бурычларын билгели. Ә дәүләттә хокук сакчылары хезмәте борынгы заманнарда ук булган. Мондый "приказлар" Киев Русендә дә, Мәскәү кенәзлегендә дә булган.
    Безнең якның прокуратура тарихы Идел Болгары тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Хәзергә кадәр тарих-архитектура тыюлыгы территориясендә 14 гасыр урталарына караган Кара пулат һәйкәле сакланган. Җирле риваятьләргә караганда, галимнәр моның хөкем йорты булуын әйтәләр. Ә беренче катта хөкем ителүчеләрне вакытлыча сак астында тоткан булулары мөмкин. Монда халык арасындагы аксакаллар арасыннан сайлап алынган өч хөкемдардан торган суд гаепле кешеләрне хөкем иткән.
    Архив документларына караганда, Спас шәһәрендә прокуратура 1922 елда барлыкка килгән. Прокуратураның бүгенгесе, узган елгы эш нәтиҗәләре турында безнең хәбәрчебез район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Дамир Яфизов белән әңгәмә алып барды.
    Прокуратураның төп эше - җинаятьчелеккә каршы тору, дип билгеләп үтелде әңгәмә барышында. Авыр җинаятьләрне кисәтү, үтерү очракларын тикшерү һәм ачу -эштә иң мөһим юнәлешләрнең берсе.
    Барлыгы 2011 елда район территориясендә 232 җинаять теркәлгән, бу өченче елгыдан 2,9 процентка кимрәк. Шуларның 163е тикшерелгән, 64е туктатылган. Икътисадый юнәлештәге 15 җинаять теркәлгән (50 процентка кимрәк). Бер ел эчендә 1 тапкыр ришвәт бирү факты ачыкланган һәм наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 җинаять ачылган. Законсыз корал әйләнеше буенча һәм балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр саны бермә-бер кимегән. Узган ел район территориясендә кеше үтерү очраклары теркәлмәгән.
    Район хокук саклау органы тикшерүчеләре 2011 елда судка 132 җинаять эше тапшырган. Җинаятьләрнең судка кадәр стадиясендә прокуратура 109 закон бозу очрагын ачыклаган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы бүлегенә закон бозу турында 4 гариза кергән, аларны тикшерү нәтиҗәсендә 15 җаваплы урындагы кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
    Моннан тыш, 2011 елда федераль законнарның үтәлешен тикшергәндә 944 тапкырдан артык закон бозу очрагы ачыкланган. Алар арасында 127 - икътисад тармагында, 38 - тирә-як мохитне саклау, 750-кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген яклау, 112- балигъ булмаганнарның хокукларын яклау, 71е - суд карарын үтәүдә.
    Әңгәмә барышында узган ел хезмәт хокукларын 439 тапкыр бозу очрагы теркәлүе билгеләп үтелде. Аларны табу һәм төзәтү өчен прокуратура тырышлыгы кирәк булды. Моннан тыш, муниципаль нормативларны үтәү, салым законнарын, коррупциягә каршы тору, дәүләт һәм муниципаль хезмәт, балигъ булмаганнарның хокукларын яклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерү дә игътибар үзәгендә булды.
    Тикшерү нәтиҗәләре буенча дәүләт хакимиятенең территориаль органнарына, җирле үзидарә органнарына, районның предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренә 208 кисәтү җибәрелде. 300дән артык җитәкче дисциплинар җавапка тартылды. Гражданнарның хокукларын яклап судка 387 гариза һәм 178 протест җибәрелде. Прокурор карары буенча 100дән артык кеше административ җәзага тартылды, ә 39 җитәкчегә кисәтү ясалды. Федераль закон бозу очраклары буенча 11 җинаять эше ачылды, шуның 10ысы буенча суд гаепләү карары чыгарган, ә берсе тикшерү стадиясендә.
    Прокуратурага торак-коммуналь хезмәтләрнең эшчәнлегенә, хезмәт күрсәтү тарифларына, тендерларны рәсмиләштерү һәм үткәрүнең дөрес булу-булмавына кагылган шикаятьләр күп килә. Узган ел эчендә генә 125 шикаять алынды, аларның күбесе уңай хәл ителде. Планнан тыш бер генә тикшерү дә прокурор санкциясеннән башка үткәрелми. Аеруча бу шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклаганда ачык күренә. Законсыз тикшерү очраклары еш кисәтелә. Мәсәлән, 2011 елда прокуратурага төрле органнардан мондый тикшерү үткәрү турында 6 мөрәҗәгать алынды, нәтиҗәдә җентекләп тикшергәннән соң аларның бишесе кире кагылды.
    Прокуратурага мәгариф бүлеге, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, район хәрби комиссариаты белән тыгыз элемтәдә тору күп мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Һәр мөрәҗәгать закон нигезендә тикшерелә. Бу чараларның барысы да, беренче чиратта дәүләт һәм аерым шәхес мәнфәгатьләрен яклый.
    Рәсемдә: прокуратура хезмәткәрләре киңәшмәсендә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: