Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җирле хакимият

Закирова Фәүзия Шакир кызы

Бер мандатлы 4нче сайлау округыннан Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. "Гадел Россия" сәяси партиясеннән тәкъдим ителде.

Авыл җирлегенә депутатлыкка кандидатурамны якташларымның бүгенге хәлен аз булса да яхшы якка үзгәртәсе килү теләге белән күрсәтергә булдым. Туплаган тәҗрибәм, белән халыкны борчыган проблемаларны хәл итүгә үземнән дә өлеш кертә алырмын дип уйлыйм.

Гомеремнең күп еллары авылда үтте. Минем әти-әнием озак еллар колхозда эшләделәр. Иртәдән кичкә кадәр фермада сыер сауган әнием Гөлминҗиһан Сабирҗан кызы белән туган як басуларында җир сөреп иген иккән, аннары инженер булган әтием Шамил Ибраһим улы безне, сигез баланы, үстереп тәрбияләү өчен кайдан көч һәм вакыт таба алдылар икән, дип әле бүген дә гаҗәпләнәм.

Сигезенче классны тәмамлагач, әни белән мин дә фермада эшли башладым. Мал-туар арасында кече яшьтән кайнашып үскәнлектән, коллективта тиз арада үз урынымны таптым, берничә ел дәвамында әйбәт нәтиҗәләргә ирешеп эшләдем. Аннары Казанга китәргә туры килде. Башкаладагы фабрикаларның берсендә ун ел тирәсе армиядә хезмәт итүчеләр өчен хәрби кием тектем. Хезмәттәшләрем белән сыйфатлы продукция җитештерергә тырыштык, моның өчен җитәкчеләрнең рәхмәтен күп ишетергә туры килде.

Күп вакыйгалары, шактый кыенлыклары белән хәтердә сакланып калган туксанынчы елларда яңадан туган ягыма әйләнеп кайттым, биредә кияүгә чыктым һәм унбиш ел башта Чапаев исемендәге хуҗалыкта, аннары "Болгар Арыш" җәмгыятендә сыер савучы булып эшләдем. 25-30лап, хәтта 50 башка кадәр сыер саварга туры килде. Авыр булса да сынатмадым, намуслы хезмәтем өчен премияләр тапшырдылар, районның авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында да катнаштым. Производствода барысы да гел син дигәнчә генә бармый. Хезмәт хакы түләүдә тоткарлыклар килеп чыга башлады, хуҗасызлык фактлары да күзгә ташланды. Бу проблемаларның берсенә дә күз йомып кала алмадым, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләү өчен җитәкчеләргә еш мөрәҗәгать итәргә туры килде. Дөрес, җитәкчеләрнең кырын караган вакыты да күп булды, шулай да мәсьәләләр хәл ителде, фермада тиешле тәртип урнаштырылды.

Хәзер инде барысы хакында искә алып кына сөйләргә туры килә, озакламый авылдагы фермадан берни дә калмаска мөмкин. Биш ел элек "Болгар Арыш" җәмгыяте билгесез сәбәпләр аркасында мондагы бөтен терлекне башка фермаларга күчерде, без исә эшсез калдык. Ферманы торгызуларын үтенеп күпме генә мөрәҗәгать итсәк тә, фикеребезгә колак салучылар табылмады. Ә бит биредә моңарчы унике кеше эшләгән иде. Хәзер бөтенләй эшсез калдык. Тормышның очын-очка ялгап бару өчен күпләр үз хуҗалыкларында мал асрап маташалар. Әмма ит һәм сөткә бәяләрнең һаман саен кими баруы халыкны кыен хәлдә калдырды. Шуңа күрә ничек тә булса ферманы эшләтү турында уйларга кирәк.

Авыл халкының күпчелеге су булмаудан интегә. Элегрәк Урта Йорткүл авылының без яши торган өлешендә яңа су башнясы төзеделәр. Бу эштә минем әти дә катнашты. Шуннан соң бераз җиңел сулыш алган идек. Авылның ферма тирәсендәрәк урнашкан өлешендә яшәүчеләр дә су белән тәэмин ителгән. Тик менә Аксубай районыннан килүчеләр төзегән яңа башнядан файдаланучыларга бер дә җиңел түгел. Төзүчеләр эшкә керешкәнче җир астындагы су запасы күләмен тикшермәгән, шунлыктан скважинадан су аз килә. Җәй көннәрендә йортларга су кичке якта гына бераз килә. Мондый шартларда ничек яшәргә? Яңа скважина казытмыйча мәсьәләне җайга салып булмаячагы көн кебек ачык. Тик мөмкинлеге булган кешеләрнең дә бу эшкә керешәсе килми. Яңа сайланачак депутатлар әлеге һәм башка мәсьәләләрне хәл итүдә активлык күрсәтерләр дип ышанасы килә.

Материал депутатлыкка кандидат тарафыннан әзерләнде һәм бушлай бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлалулар депутатлыкка кандидат